Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ике балалы гаилә ис газы белән агуланган

    Аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә.

    (Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Авангард урамында торак йортларның берсендә фатирда ике балалы гаилә ис газы белән агуланган. Бу турыдагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 номерына килгән.

    «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 30 яшьлек ир белән хатын, шулай ук аларның 7 һәм 4 яшьлек ике кызлары ис газы белән агуланган.

    Реклама

    Кызлар Балалар республика клиник хастаханәсенә, ә олылар шәһәрнең 7нче хастаханәсенә китерелгән. Аларның хәле уртача авыр дип бәяләнә.

    Бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар. 
    Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-01-2022/kazanda-fatirda-ike-balaly-gail-is-gazy-bel-n-agulangan-5846454

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: