erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кар ноябрь ахырында гына ятачак (Фараз)

Юрий Переведенцев сүзләренчә, климатик шартлар кар катламының барлыкка килүенә мөмкинлек бирми.

Татарстан башкаласында карның булмавы климатик шартларга бәйле, кар катламының барлыкка килүен ноябрь ахырында гына көтәргә кирәк. Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә без кыш алды дип аталган чорда яшибез. Климатик үлчәүләр буенча, ул октябрь ахырында башланып, 22 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта климат буенча уртача тәүлеклек температура ноль билгесе аша үтә. Чама белән 23 ноябрьдән башлап, температура 5 градус аша узачак, бу кышның башлануын аңлата. Казанда тотрыклы кар катламы 18-19 ноябрьдә барлыкка киләчәк», - диде ул.

Аның әйтүенчә, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, шимбәдән температура күтәрелә башлый, көндез җылытачак. Бүгенге пәнҗешәмбедән җомгага каршы төн иң салкын төн булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Безнең метеостанция мәгълүматлары буенча, бүген температура +1,4 градус тәшкил итәчәк, иртәгә дә явым-төшемнәр көтелми. Бүгенге көндә Казанда тотрыклы кар катламы турында сүзнең булуы да мөмкин түгел, һава торышы моңа мөмкинлек бирми», - дип белдерде Переведенцев.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне республика юлларында тәүге бозлавык хасил булуы хакында кисәткән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/31/196237/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X