erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казандагы фаҗига: бер мизгелдә ике бала ятим кала

Аларның кибеттән тәмле ризыклар алып, өйләренә кайтып барышы булган. Әмма әтисе белән әнисенең кайтканын дүрт күз белән көтеп торган ике балага ишекне полиция хезмәткәрләренә ачарга туры килгән. Юл һәлакәтенә очраган әниләренең сумкасында яткан документта күрсәтелгән адрес буенча килеп ишек шакыганнар алар. Бәлки, авыр хәбәрне дә алар җиткергәндер. Бер мизгелдә абыйлы-энеле тома ятим калган. (Шәһри Казан, Дилбәр Гарифуллина)

Юл аша чыгып барган ирле-хатынлыны машина бәрдереп китү мизгеле эләккән видео социаль челтәрләргә дә таралып өлгерде. Алар ирле-хатынлы Поповлар булган. 39 яшьлек ир-ат һәм 36 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр юл кичүеннән чыгып барганда, аларны югары тизлектә баручы машина бәрдереп китә. Ирле-хатынлы шунда ук һәлак була.
– Балачак дустым Рәйзәләнең юл һәлакәтендә вафат булуын ишеткәч, өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Мәрхүмнәрне бүген җирләячәкләр, – дип хәбәр итте безгә Алинә Хәлиуллина.

Алинә белән Рәйзәлә бер йортта яшәгәннәр. Әмма соңгы елларда элемтәләре өзелгән булган.
– Ул миннән бер яшькә олы иде. Аның белән балачактан күп фатирлы йортның бер подъездында яшәдек. Бергә уйнап, бергә мәктәпкә укырга йөрдек, кичен дәресләр әзерли идек. Үсә төшкәч, бергә клубка чыга идек. Аннан мин кияүгә чыктым һәм аралар өзелде. Бик күптән күрешкәнебез юк инде, ләкин аның Казанда яшәве, Декабристлар урамында урнашкан 1 нче балалар сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләгәнен белә идем. Рәйзәлә кечкенәдән бик тырыш кыз иде. Аларның әниләре яшьли тол кала һәм өч кызны эшкә өйрәтеп, яхшы тәрбия биреп үстрерә. Рәйзәлә эшкә батыр, сабыр холыклы, уңган, буй-сынга матур иде. Аллаһка якын булып, намаз укып, дөрес юл белән баручы дустымның бакыйлыкка күчкән хәбәрен ишетү бик авыр булды. Ятим калган балаларын Рәйзәләнең бертуган апасы карармын дип әйткән дигән сүз ишеттем. Аның сбербанк картасына ярдәм итәргә теләүчеләр акча күчерсәләр, изге гамәл булыр иде. Мәрхүмнәрнең авыр туфрагы йомшак, караңгы гүрләре якты, рухлары шат булсын, – ди Алинә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сбербанк картасы номеры: 40817810962004894543 (Нафикова Рамзия Ягъфаровна)

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kazandagy-faiga-ber-mizgeld-ike-bala-yatim-kala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X