Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Колбаса әйберләре һәм сөт продукциясе конкурсы

    Конкурста җиңүчеләр бушлай “Туган як” проектында катнаша алачак. Болардан тыш әлеге чарада Германия экспертларының онлайн кушылуы көтелә.

    2019 елның 30 сентябрендә шәһәр тибындагы Балтач бистәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе оештырган иң яхшы колбаса әйберләре һәм сөт продукциясе конкурсы була.

    Программада танылган артистлар һәм театральләштерелгән  куелышлар белән чаралар оештыру күздә тотыла. Район Мәдәният йорты фойесында конкурсантлар күргәзмәсе оештырыла, жюри шуларның иң яхшыларын сайлап алачак.

    Конкурста җиңүчеләр бушлай “Туган як” проектында катнаша алачак. Болардан тыш әлеге чарада Германия экспертларының онлайн кушылуы көтелә.

    Чара 2019 елның 30 сентябрендә шәһәр тибындагы Балтач бистәсендә район Мәдәният йортында 15 сәгатьтә башлана. Адрес: Ленин урамы, 52 йорт.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: