Реклама
Балтач районы Ушма авылы янында 52 яшьлек ир-атның мәетен Ушминка елгасыннан чыгарганнар. Ир-атны ярдан 25 метр ераклыкта тапканнар. Бу турыда «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-атның кичә югалуы билгеле. Мәрхүмне ярга чыгаргач, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Ир кеше батып үлгән урын коену өчен җиһазландырылмаган булган.
Чыганак:Чыганак
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз