erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Куарга түгел кертергә: көрәштәге алыш-бирешләр уңаеннан

“Главалар” колагына: теге яки бу районга теге яки бу көрәшчене чакырганда, “глава” югарылыгында алдан ук сөйләшергә: “безнең данны төшермисең, безнең районның исемен, дәрәҗәсен күтәрү өчен иң соңгы чиккә җиткәнче көрәшәсең” ("Шәһри Казан, Радик Сабиров).

 

“Моннан соң сүз шул, Муса сиңа да кагыла, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Яки кереп тә тормагыз. Мускулларыгыз, башка җирләрегез катса, башка кермәскә кирәк”, - “Манзара” премиясе өчен көрәшкәндә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тамашачылар, җанатарлар, журналистлар күптән әйтеп килгән фикерне җитәкчелек югарылыгыннан җиткерде. Моннан соң, мондый хәлдән соң көрәш ярышларында зур суммалар, зур бүләкләр булырмы – әлегә билгесез. Ләкин бәйгеләргә дә, көрәшчеләрнең үзләренә дә эшкә – көрәшкә – башкача килү кирәклеге тәгаенләнде.

“Манзара” премиясенә килгәч, көрәшкә якын торган кешеләр, түрәләр, ветераннар белән утырып алырга туры килде. Ни гаҗәп, анда да сүз гел акча турында булды. Иң авторитетлы җитәкчеләрнең берсе, Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибәгатуллин “менә Президент янына керәм әле, көрәшчеләргә миллионнар бирә башларга, даннарын күтәрергә кирәк”, дип белдерде. (Сүз уңаеннан, бу хакта шул ук Хәлил Хәмит улы да соңгы араларда сөйләп алган иде. “Манзара”дан фикере үзгәрмәдеме икән?). Шунда бер тренер сүз алып, “призовойлар аз, көрәшчеләргә көрәшергә стимул юк, шуңа көрәшчеләр кими” дип белдерде.

Элеккеге танылган көрәшчеләребезнең берсе Әүхәт Мөхәммәдиевның шунда уйланырга нигез булырлык сүзләр җиткерде: “Егетләр, авыллар бетә, авылларда малайлар бетә, Сабан туйларында көрәшергә кеше калмады, шуннан башларга кирәктер бәлки сүзне?”. Янәшәсендәгеләр, риза булуларын белдереп, баш та каккан иделәр, кызганыч, абзыйның, авыл кешесе булгангамы, фикерен кычкырып әйтмәгәнгәме, фикере аста калды. Уйланырлык сүзләр, югыйсә. Ә без гел акча, миллионнар, фатирлар турында сөйлибез. Авылдан килүче көрәшчеләр булмаганда, шәһәрдәге көрәшчеләрнең саны кимүе табигый...

Беләм, бу фикерләр күпләргә ошамас, ләкин көрәштәге алыш-бирешләргә, сату-алуларга нокта куеп булмаса да, бераз булса да киметерлек тәкъдимнәрне дә без дә юлларга булдык.
1. Призовойлар күләмен арттырырга түгел, киметергә. Арттыра арттыра, көрәшчеләрне боздык. Республикадагы башка көрәш төрләренә күз салыйк бераз. Күпсенмик тә... (Монысы иң күп бәхәс тудыру тәкъдиме булачак)
2. Призовойлар күләмен киметмәгән очракта, профессионалларны кертмәскә. Яңа исемнәр барлыкка килү өчен менә дигән стимул. Дөрес, яңа исемнәр көндәшлек шартларында гына барлыкка килә, анысы да хак.
3. Призовойларны киметмәгән һәм профессионалларны ачыклый алмаган очракта (андыйларны ачыклау бик җиңел), соңгы бер яки ике елда алыш-бирештә катнашкан "даһи"ларны бәйгегә кертмәскә (аларны да халык белә). Инстаграм яки ватсап төркемнәре дә бу эштә ярдәм итә алачак.
4. Профессионаллар өчен аерым турнир уздырырга. Зур акчалар белән. Шул ук “Манзара”, мәсәлән. Ләкин аның кысаларында да аерым турнир. “Манзара” дигәннән, мондый ярышларга көрәшчеләр үзләре акча түләп керергә тиеш тә бит, ләкин...
5. Ярышлардан бары табиблар вердикты белән генә төшеп калдыруны катгыйландыру. Финаллар вакытында да. Еш кына башым авыртты, аягым каймыкты дип көрәшеп тормаган көрәшче ахырдан табиб янына барып та тормый, келәмдә аксак булса, келәм читендә инде гадәттәгечә йөри башлый.
6. Авыл батырларының, авылда, район җирлегендә эшләү тренерларның эшен күпкә югарырак бәяләргә. Хезмәт хакы турында сүз бара, ләкин анысы бездән генә тормый. Ә менә ярышларда көрәшчеләрнең тренерларын шәкертләренә караганда да зуррак итеп бәяләү – мөмкин эш.
7. “Главалар” колагына: теге яки бу районга теге яки бу көрәшчене чакырганда, “глава” югарылыгында алдан ук сөйләшергә: “безнең данны төшермисең, безнең районның исемен, дәрәҗәсен күтәрү өчен иң соңгы чиккә җиткәнче көрәшәсең”.
8. Теге яки бу районга чакырганда, контракт системасын кертү һәм анда зуррак урын алган чакта өстәмә түләүләр булдыру, район дәрәҗәсен төшергән очракта, киресенчә, премияләр яки хезмәт хакын киметү (штраф) пунктларын кертергә.
9. Алыш-бирештә, сату-алуда тотылган көрәшчеләргә, тренерларга дисквалификация чараларын кулланырга. Хоккей белән футболны күпләр мисалга китерә бит, ә анда андый хәлләрне күреп торабыз.
10. Уен-көрәшләрне ачыклау авыр бит дигән очракта, тамашачы фикеренә сүз салырга.

Допинга да тикшермибез. Беренче-икенче урыннарны яулаган көрәшчеләрне тикшереп карау кызык булыр иде, әлбәттә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу чараларны, әлбәттә, көрәш федерациясе, спорт министрлыгы уздыра торган рәсми ярышлара гына кулланырга мөмкин. Сабантуйларда инде бабайлар таягын гына кулланырга каладыр...

...Призовойларны киметү, әлбәттә, яхшы нәрсә түгел. Хәлил Хәмитович язганча, “обидно просто”. Көрәшчеләребезнең данын, көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрәбез дип тырышып, тырмашып йөри күпләр (Айдар да җиңел генә уздырмый "Манзара"ны - спонсорлар чиратка басмый, көрәш федерациясенә дә акча күктән төшә дип уйлаучылар ялгыша, спорт министрлыгы да көрәш белән генә яши алмый), ә нәтиҗәсе... Күз алдында...

Сүз уңаеннан. Профессиональ рәвештә эшләүче артистлар, "Манзара"да көрәшкә чыгып, чынлап көрәште. Театрсыз гына. Театр ул - сәхнәдә, ә көрәш келәмдә булырга тиеш...

Тагын укырга: Батыр исеме күпмегә сатыла?

http://shahrikazan.ru/news/sport/kuarga-tgel-kerterg-krshtge-alysh-bireshlr-turynda

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин барып карадым ул тамашаны,бик матур булды. Татарларда шундый эйтем бар: бер буклы сыерботен котуне боза,бу тамашанын ахыры да

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X