Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Көзнең беренче атнасына һава торышын фаразладылар

    Җылы һава торышы 1 һәм 2 сентябрьдә генә көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

     

    Чәршәмбе, 1 сентябрьдә, республика антициклонның көнбатыш перифериясендә булачак. Шунлыктан явым-төшемнәр ихтималы зур түгел. Төнлә 5-10, көндез 23-28 градус җылы булачак.

    Пәнҗешәмбе, 2 сентябрьдә, атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, тотрыксыз һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә 10-12, көндез 22-27 градус җылы булачак.

    Реклама

    Татарстан Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразлары буенча, 3 һәм 4 сентябрьләрдә көз көзлеген сиздерә башлаячак. Җомга көнне төнлә 10-15, ә көндез 22 градус җылы булачак. Шимбә көнне төнлә 7-9, көндез 18 градус булыр дип көтелә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: