erid:2VtzquqpS7d
Марат Мухин Гүзәл Уразова турында: "Ниһаять, килде!"
Яңалыклар

Марат Мухин Гүзәл Уразова турында: "Ниһаять, килде!"

Танылган аранжировка остасы, композитор Марат Мухин, ниһаять, Гүзәл Уразова белән эшләве турында сөйләде ("Шәһри Казан", Эьвира Шакирова).

Марат Мухин Гүзәл Уразова турында: "Ниһаять, килде!"

Эльвира Шакирова2 сентябрь 2021 - 13:25

 

1018

0

0

Танылган аранжировка остасы, композитор Марат Мухин, ниһаять, Гүзәл Уразова белән эшләве турында сөйләде.

“Шушы көннәрдә студиямә Гүзәл Уразова килде. Аның белән шактый еллар хезмәттәшлек итмәдек. Соңгы тапкыр Гүзәлгә беренче курста укыганда ике җыр язган идем. Шуннан бирле бергә эшләү насыйп булмады. Берьюлы берничә артист белән эшләве җиңел түгел. Күп очракта чиратлашып эшлибез. Нигездә мин Рифат Зарипов, Ришат Төхвәтуллин, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Әнвәр Нургалиев белән эшлим. Шулай ук тиздән Иркә, Зөлфәт Хәким белән җыр яздырырга исәп бар. Сентябрь кызу булачак.

Гаиләгә килгәндә, 12 сентябрьдә кызым Амирага 1 яшь тулачак. Кызым Сәфинә быел өченче сыйныфка укырга барды”, - дип сөйләде Марат Мухин.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/marat-mukhin-gzl-urazova-turynda-niayat-kilde


Арча хәбәрләре

Нет комментариев