erid:2VtzquqpS7d
Мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтаруны күздә тоткан закон гамәлгә керә
Яңалыклар

Мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтаруны күздә тоткан закон гамәлгә керә

Мошенникларга күчерелгән акчаны кире кайтарып булачак.

Июльдә бу җәһәттән закон гамәлгә керә. Дума Рәисе Вячеслав Володин сүзләренә караганда, үз теләгең белән күчерелгән акчаны да кире алу мөмкинлеге күздә тотылган. Документ нигезендә, акча күчерүгә шик төшсә, банклар аны ике көнгә тоткарлаячак. Тикшерү вакытында акча Россия Банкының махсус базасында сакланачак. Аферистларның кул сузу омтылышы ачыкланган очракта, акча каян килсә, шунда кире җибәреләчәк. Думага узган ел ахырында да мошенниклыкка каршы закон проекты кертелгән. Проект авторлары банкларга, акча күчерүен раслау өчен, клиентка ышанычлы затны билгеләү мөмкинлеген күздә тоткан. Ышанычлы затның, кредит оешмасыннан хәбәр килгәннән соң, 12 сәгать эчендә клиентның акча җибәрүен раслый алу-алмавы каралган булган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/146025/
 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев