erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

МХО ветераннарына тирәнәйтелгән диспансеризация узу мөмкинлеге бирелде

Россиядә диспансерлаштыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.

СВО ветераннары хәзер тирәнәйтелгән диспансеризация узарга мөмкин, дип хәбәр итә Ватанны саклаучылар фонды матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, Россиядә диспансерлаштыру «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча бушлай үткәрелә.

Инициатива Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Ватанны саклаучылар фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды. Аның максаты-ветераннарга вакытында диагностика һәм махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү. Диспансеризация ишетү органнары патологиясендә өстәмә скринингны үз эченә ала, нибары бер көн вакыт ала һәм махсус билгеләнгән медицина оешмаларында үткәрелә. Шул ук вакытта муниципалитетларда яшәүче ветераннарны медицина учреждениесенә кадәр һәм кире кайтару каралган

Тулырак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев