erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионер хатын печән астында калып үлгән

Әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау максатында тикшерү алып барыла.

17 августта Актаныш районының Татар Суксуы авылында шәхси йорт сараенда 62 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗигагә кадәр ул танышы белән сарай түбәсе эченә печән түкләрен өйгән. Эш беткәч, ул аска төшкән, ләкин бу вакытта түшәм печәннең авырлыгын күтәрә алмаган һәм җимерелеп төшкән. Алар астында калган хатын авыр тән җәрәхәтләре аркасында вафат булган.
Әлеге факт буенча тикшерү эше үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-pensioner-khatyn-pechn-astynda-kalyp-lgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X