Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Путин 8-17 яшьтәге балалары булган аз керемле гаиләләргә пособие бирү турындагы карарны имзалады

    Путин 8 яшьтән 17 яшькәчә балалары булган мохтаҗ гаиләләргә айлык түләү турындагы указны имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

    «2022 елның 1 апреленнән 8 яшьтән алып 17 яшьтәге балага социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарга бирелә торган айлык акчалата түләүне билгеләргә <…>, Россия территориясендә даими яшәүчеләргә, субъектлар законнарында каралган тәртиптә һәм шартларда», — диелә документта.

    Реклама

    Пособие илдә даими яшәүче, Россия гражданины булган балага бирелә. Ярдәм акчасы алуның шарты шул: гаиләдә бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктә җан башына исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: