erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия төбәкләрендә вакытлыча эш урыннары булдырылачак

25,5 миллиард сумнан артык акча Россия төбәкләрендә вакытлыча эш урыннары булдыруга тотылачак ("Ватаным Татарстан").

Россия төбәкләрендә вакытлыча эш урыннары булдырылачак

 17.03.2022

25,5 миллиард сумнан артык акча Россия төбәкләрендә вакытлыча эш урыннары булдыруга тотылачак.

Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итүгә 40 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин сүзенә сылтама белән Риа Новости хәбәр итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эшсез калучылар өчен Россия төбәкләрендә вакытлыча эш урыннары булдыруга 25,5 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Акча шулай ук хезмәт биржасында теркәлгән кешеләргә җәмәгать эшләре өчен түләүгә дә тотылачак. Мондый ярдәмнән 400 мең кеше файдалана ала.

Төбәкләрдә мәшгульлек программаларын гамәлгә ашыруга 7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә өстәмә белем алу мөмкинлеге тудырыла.  Әлеге чарага 125 мең кешене җәлеп итү күздә тотыла.

Яңадан укыту курслары үткәрү өчен коммерцияле булмаган оешмаларга грантларга 6 миллиард сум тирәсе акча биреләчәк. 100 меңгә якын кешегә яңа һөнәрләр алу мөмкинлеге тудырыла. Якынча 75 мең кешегә үз бизнесларын ачу яки үзмәшгуль буларак теркәлү мөмкинлеге булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X