erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Сергей Морозов Казан вертолет заводында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләде

Казан вертолет заводында җитештерү, кадрлар әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү мәсьәләләренә багышланган очрашу узды. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Морозов завод эшчәнлеге белән танышты һәм хезмәттә аерылып торган хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

 

Казан вертолет заводында (КВЗ) Россия Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары, «Үзеңнекен сайла» федераль проекты координаторы Сергей Морозов җитәкләгән делегация булды. Кунаклар предприятие җитештерүе, кадрлар әзерләү системасы һәм социаль проектлар белән танышты.

Делегация заводның төп җитештерү цехларында булып, Ми-8 сериясе вертолетлары, заманча Ми-38 һәм җиңел күпмаксатлы «Ансат» вертолетлары җыелу барышын карады. Шулай ук җитештерү процессын яңарту һәм белгечләр әзерләү юнәлешендәге эшләргә игътибар бирелде.

Очрашуның мөһим өлеше КВЗның җитештерү-укыту үзәгендә узды. Биредә кунакларга металловедение лабораториясе, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен оештырылган гамәли дәресләр күрсәтелде. Заводның мәктәпләр, көллиятләр һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлеге, максатчан белем бирү программалары турында да сөйләделәр.

Сергей Морозов Бөтенроссия «Кибердром-2025» бәйгесендә җиңү яулаган «Очпочдрон» командасы белән дә очрашты. Команда составына заводның яшь белгечләре, студентлар һәм мәктәп укучылары керә. Мондый уртак эш яшьләрнең инженерлык һәм проектларда эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

«Яшь белгечләрне әзерләү һәм хезмәт кешесенә хөрмәт күрсәтү – сәнәгатьнең тотрыклы үсеше өчен төп шартларның берсе», – дип билгеләп үтте Сергей Морозов.

Соңрак җитештерү-укыту үзәгендә социаль һәм кадрлар сәясәтенә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Очрашуда Казан вертолет заводына «Илкүләм проектлар лидеры» таныклыгы тапшырылды. Предприятиенең генераль директоры Николай Яковлев Сергей Морозов исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйган җиде завод хезмәткәренә «Хезмәт кешесе»  сертификатлары тапшырылды. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясенә яңа кабул ителгән әгъзаларга партия билетлары бирелде.

Казан вертолет заводы бүген дә Россиянең машина төзелеше тармагында мөһим урын алып тора. Предприятие заманча авиация техникасы җитештерү белән беррәттән, яшь белгечләр әзерләү һәм хезмәт традицияләрен саклау буенча да актив эш алып бара.

Чыганак: Татар-информ

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев