Казанда атнаның төп спорт вакыйгасы — Россия халыклары Спартакиадасы кызып бара.
Августның беренче атнасыннан соң, анда инде ир-атлар регбисында һәм скейтбордингта иң көчлеләрне билгеләделәр, яңа этап башланды. Якын көннәрдә медальләр берьюлы өч дисциплинада уйнатылачак: скейтбординг, софтбол һәм хатын-кызлар футболы. Барлык турнирлар 11-18 август көннәрендә узачак, ә тамашачылар өчен керү ирекле булачак.
Бу атнада Казанда спортның өч төре буенча медальләр уйнатылачак. Скейтбордчылар көрәшне «парк» дисциплинасында дәвам итәчәк, софтболчылар Үзәк стадионда мөнәсәбәтләрне ачыклаячак, ә хатын-кызлар футбол командалары финалга чыгу өчен көрәшәчәк.
Стадионга керү өчен алдан теркәлергә һәм сайтта билет алырга кирәк. Ә скейтбординг буенча ярышларны карау өчен бушлай билет таләп ителми.
14-18 август көннәрендә «Хезмәт резервлары» стадионында хатын-кызлар футбол турниры матчлары узачак. Казанга алты регионнан: Татарстан Республикасыннан, Пермь краеннан, Самара һәм Ростов өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан командалар килде. Турнирда Татарстанны «Рубин»футбол клубының хатын-кызлар командасы тәкъдим итәчәк. 14 августта чирекфинал, 16 августта ярымфинал узачак.
Россия халыклары Спартакиадасы 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышлар 44 спорт төрен үз эченә алачак, ә аларда 12 мең спортчы катнашачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев