erid:2VtzquqpS7d
Тагын җиде үлем теркәлгән
Яңалыклар

Тагын җиде үлем теркәлгән

Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1298гә җитте

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Аларның барысы да – хатын-кыз.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1932, 1939, 1941 (икәү), 1947, 1958, 1960 елгы хатын-кызлар дөнья куйган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1298гә җитте.

«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 232 очрагы ачыклануы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/06-12-2021/tatarstanda-tagyn-ide-keshe-koronavirustan-lg-n-5844549


Нет комментариев