erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 200дән артык кеше түләүсез юридик ярдәм алды

Бу чара Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада аеруча зур кызыксыну уятты.

Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне Татарстанда узды. Гражданнарны кабул итүне «Бердәм Россия» рәисенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырганнар, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Бөтенроссия акциясе барышында 200дән артык кеше консультация алды. Бу чара Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада аеруча зур кызыксыну уятты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр халыкка төрле мәсьәләләр буенча тиз арада профессиональ юридик ярдәм алырга ярдәм итә. Мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт, пенсия, салым, мөлкәт, җир һәм торак-коммуналь законнар нормалары аңлатылды. Юристлар мөрәҗәгатьләрнең бер өлешен тагын да җентекләбрәк карау өчен алга таба эшкәртүгә алдылар.

Тулырак: Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев