erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда бал кортларын химикатлардан саклау өчен «Умартачы порталы» эшли башлады

Мәгълүмат алу өчен кызыксындырган районны яки торак пунктны сайларга кирәк

Татарстанда «Умартачы порталы» эшли башлады. Онлайн-платформа бал кортларын саклау өчен кырларда планлаштырылган агрохимикатлар белән эшкәртү эшләрен реаль вакыт режимында күзәтеп барырга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Порталда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көн саен пестицидлар куллану планнары, шулай ук аларның куркыныч үзлекләре турында мәгълүматлар терки», – дип билгеләделәр министрлыкта.

Онлайн-платформа Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) пестицидлар һәм агрохимикатлар куллануны күзәтеп тору федераль дәүләт мәгълүмати системасы (ФГИС «Сатурн») базасында эшли.

Мәгълүмат алу өчен кызыксындырган районны яки торак пунктны сайларга кирәк. Моннан тыш, «куллану чоры», «эшләр статусы», «кешеләр өчен куркынычлылык классы», «бал кортлары өчен куркынычлылык классы», «авыл хуҗалыгы культурасы» кебек параметрлар сайлап була торган фильтрлар блогыннан файдаланырга мөмкин.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев