erid:2VtzquqpS7d
VI сыйныф укучысы мәктәптә утлы коралдан аткан
Яңалыклар

VI сыйныф укучысы мәктәптә утлы коралдан аткан

Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан атканнар

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пермь краеның Сарс бистәсендә урнашкан мәктәптә бер укучы атыш оештырган. Бу хакта ТАСС агентлыгы чыганакка сылтама белән хәбәр итә. Ул бер тапкыр түшәмгә атарга өлгергән.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның VI сыйныф укучысы булуы ачыкланган. Мәктәп директоры аның коралын алган, шуннан соң малайны тоткарлаганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-10-2021/vi-syynyf-ukuchysy-perm-kraendagy-ber-m-kt-pt-utly-koraldan-atkan-5841300


Арча районы

Нет комментариев