erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

3 бала белән ялгыз калган Диана Сәфәрова: «Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды»

Бар да үзеңнән тора! Башкортстанда яшәүче 30 яшьлек Диана Сәфәрова әнә шулай, ди. Кайчандыр аның да тормыштан туйган, күңеле төшкән вакытлар була. Игезәк сабыйларын алып кайткач, аның гәүдә авырлыгы 40 килога арта һәм ул депрессиягә бирелә. Әмма тырыша, инстаграмда ябыктыру курслары башлап җибәрә. Үзе дә матурлана. (Ватаным Татарстан)

– Тормышымның авыр вакыты иде. Ирем белән бер-беребезне аңламый башладык. Өйдә тавыш-гауга чыгу гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Түзеп карадым, әмма бер мәлне сабырлыгым сынды. Мин балаларымны алып өйдән чыгып киттем. Бер ел буе кешедән фатир яллап яшәдек. Узган ел пандемия аркасында авылга, әти белән әни янына күчендек. Балаларымны үзем тәрбияләргә тырышам. Әмма кайбер вакытта әти-әниемә дә калдырып китәргә туры килә. Әлегә үз куышыбыз юк. Әмма киләчәктә булыр дип өметләнәм, – ди Диана. – Кызыма 6 яшь, ул икенче елга мәктәпкә барачак. Улларыма тиздән дүрт яшь тула. Бар теләгем – аларны аякка бастыру. Өч бала белән ялгыз калырмын дип уйламаган идем. Ирем белән икебезнең арадагы салкынлык балаларга күчмәс дип өметләндем. Тик әтиләре сабыйларым белән дә аралашмый. Юкса, аларның очрашып торуына беркайчан да каршы килмәгән идем. Менә шуңа күрә, миңа алар өчен әни дә, әти дә булырга туры килә.

Инстаграмда Дианага карап үзгәрергә теләүчеләр бик күп. Күп кенә кызларга үз киңәшләрен дә бирә ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тормышының кадерен белеп яшәгез. Әгәр сиңа кыен икән, башка юлны сайла. Беркайчан да зарланмаска кирәк. Һәркемнең тормышы үз кулында. Әлбәттә, үзгәрү җиңел түгел. Уйларны дөресләргә, күп кенә авырлыкларны үтәргә кирәк. Әмма тырышсаң, бар да була. Ялгыз бала үстерүче әниләргә, көчле булырга, балаларны яратырга кушар идем. Уйларыңны дөресләсәң, бар да башкача, син теләгәнчә булачак, – ди ул.
Диана белән аралаша торгач, без аның җырчы Әнвәр Нургалиевның туганы икәнен белдек. Диана туганнары турында яратып сөйләде. Бердәм, дус-тату икәнлекләрен әйтте.

– Нинди генә хәлләр булса да, без гел бергә. Шатлыгыбыз да уртак, кайгыбыз да уртак. Абыебызны бик яратабыз, – ди ул. – Кем генә булсаң да, кешелек сыйфатларын саклап калырга кирәк. Беркайчан да ялгышмам дияргә ярамый. Матур гына барган тормыш, кинәт кенә үзгәреп тә куя ала икән. Үзеңә килгән сынауны уза белергә кирәк. Яшермим, минем дә күңелсез чаклар күп булды. Өч баламын кочып елаган чаклар да күп иде. Шөкер, хәзер бар да яхшы. Мин тормышны яратам! Әллә ниләр турында хыялланмыйм да. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Калганын булыр әле!

Гөлгенә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X