erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ике улын ялгызы үстерүче Фирзәнт: «Хатыным ташлап чыгып китәр дип уйламадым»

Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылында яшәүче Фирзәнт Исмаилов ике кечкенә улын ялгызы гына тәрбияли. Әниләренең ике сабыйны әтиләренә ташлап чыгып киткәненә елдан артык вакыт узган ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина)

 

Фотолар Фирзәнт Исмаиловның шәхси архивыннан
Әниләре исән, сау-сәламәт була торып, ана назыннан мәхрүм булып үсүче күпме ятим бар бу дөньяда! Башкортстанның Әлшәй районы Әүрезтамак авылында яшәүче 2 яшьлек Артур белән 4 яшьлек Артем да әниле ятимнәр… Янәшәләрендә аларны бик тә яратучы әтиләре һәм булдыра алганча тәрбияләргә тырышучы Тәнзилә әбиләре бар барын. Әмма… ана назын бу сабыйларга әти белән әби генә алыштыра аламы икән? 

«Ул яхшы әни, яхшы хатын иде. Ташлар дип уйламадым»
Әниләре өйдән чыгып киткәндә Артемга 2 яшь тә 6 ай, ә кечкенә Артурга 1 яшь кенә була әле. Фирзәнт бу көнне авыр төш кебек искә ала.  

Хатыным ул вакытта беркемгә бернәрсә аңлатмады, кая киткәнен әйтмәде. Салкын суларга төшкәндәй булдым, берүзем ике бала белән аптырашта утырып калдым, — дип башлады ул сүзен. 

Фирзәнтның үзенә дә әти-әнисез тормышның ачысын-төчесен татырга туры килә. Әниләре вафат булгач, өч баланы шушы Тәнзилә әбиләре тәрбияләп үстерә. Мәктәпне тәмамлагач, башка бик күп яшьтәшләре кебек, Фирзәнт бәхетен Себер якларында эзли. Томск өлкәсенә китеп, эшкә урнаша.

Карап торышка акыллы гына күренгән Маргарита белән Фирзәнтне уртак дуслары таныштыра. Тыйнак, сабыр Рита аңа тормыш көтәрдәй хатын-кыз булып тоела. Яшьләр артык озак очрашып йөрмичә, гражданлык никахы белән бергә яши башлыйлар. Никахларын рәсми рәвештә теркәүне дә кирәк санамыйлар, һәрхәлдә, бу хакта сүз кузгатылмый. 

Көне-төне эштә булган, бар күңеле белән ышанучан, беркатлы Фирзәнткә гаиләсендә проблемалар булуы, бәлки, чыннан да, күренмәгәндер дә. Үзе сөйләвенчә, Фирзәнт хатынының иң эчке серләрен, күңелендә ниләр йөрткәнен сизмәгән. 

Тормыш иптәшем беркая чыгып йөрмәде, кешеләр белән артык аралашмады. Безнең мөнәсәбәтләребез дә бик әйбәт булды. Маргаританы ир хатыны, әни булуы белән бәхетледер дип уйладым. Ул укуын тәмамлаган елны олы улыбыз дөньяга килде. Ул тугач, Нижневартовскига күченеп киттек. Озак та үтмәде, икенче улыбыз булачагын белдек, — дип сөйли Фирзәнт. — Ул яхшы әни, яхшы хатын иде. Аның берәр кайчан шулай улларыбызны калдырып чыгып китәр дип башыма да китерә алмадым. Җиңел холыклы кеше түгел иде бит. Хатыным югалгач, әллә сәламәтлегенә берәр зыян килдеме икән дип тә борчылдым. Акыллы кеше шулай чыгып китә аламы инде? 

Дүрт көннән эзенә төштек. Сочи якларына киткән булып чыкты, — ди Фирзәнт. 

Шулай итеп Фирзәнт ике бала белән үзе генә торып кала. Балаларның икесен бер балалар бакчасына урнаштырып, үзе эшкә йөри башлый. Ританың әнисе дә кияве һәм оныкларын ташламый — кичләрен оныкларын карашырга кергәләп йөри. Ашарларына пешерергә, фатирны юарга-җыярга ярдәм итә. Әниләре чыгып киткәндә ясалма сөт ашап торган Артурны, әкренләп, боткалар һәм гади ризыкка ияләндерәләр.


Әмма матди яктан аягына нык басып тормаган яшь әтинең ялгызына гына авырга туры килә. Фатир, балалар бакчасы өчен түләүләр… Аның өстенә балаларны ашатырга-эчертергә, киендерергә кирәк. Җәй көне Фирзәнт, балаларны алып, әбисе янына авылга кайтып китә һәм шунда торып кала. 

Тәнзилә әбием — әниемнең әнисе. Безне дә карап үстергән иде, хәзер менә миңа оныкчыкларын карарга булыша. «Үзең үскән нигез бит бу, улым. Балаларны тәрбияләшермен, үземә дә ялгыз яшәмәскә әйбәт булыр», — дип, әби безне сөенеп каршы алды. Әби янәшәсенә кайтып яши башлагач, балаларга барыбер рәхәтрәк булып китте. Җылы аш, камыр ризыклары белән сыйланалар. Әби үзе дә аларны бик ярата, гел иркәләп кенә тора, — ди ул.

«Әни поездга утырып, еракка китте»
Ире һәм уллары янына авылга Маргарита берничә мәртәбә кайтып күренә. Күпмедер вакыт уллары янәшәсендә торып ала да, янәдән китеп югала. Бер кайтуында улларын да үзе белән алып китә, әмма күке тормышы күңеленә күбрәк хуш килгәнме, Нижневартовскидан Томскига барышлый, Фирзәнткә шалтыратып, балаларны килеп алырга куша. Тимер юл тукталышында Артур белән Артемны кабат әтиләренә калдырып китә ул. Шуннан бирле аның ире белән элемтәгә кергәне, балаларның хәлләрен белешеп шалтыратканы юк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзенең өйдән чыгып китүенең сәбәбен ана кеше бик гади генә итеп аңлата. «Сиңа балалар кирәк иде, мин аларны табып бирдем. Хәзер теләсә ничек үстер, ә мине тынычлыкта калдыр», — ди балаларының әнисе Фирзәнткә.

Беренче тапкыр кире кайткан вакытында «китмә, кал» дип ялварган идем. Соңыннан ялынмый башладым. Көчләп кешене яраттырып та, үзең белән торырга мәҗбүр итеп тә булмый. Кайтып йөргән вакытларында да күз яше күрсәтмәде. Балаларны аз гына булса да сагынмадымы икән дип уйлый идем. Мин үзем бер-ике көнгә эшкә китсәм дә, балаларны күрәсем килеп, ашкынып кайтам… — ди ул.

Ә балалар үзләре әниләрен сагынамы соң дип кызыксынам. 

Балалар «әни» дип артык еламады. Бәләкәе хәзер әнисен онытты булса кирәк. Ә олысы барысын да аңлый инде. Әнисенең фотосын күрсә дә: «Бу әни поездга утырып еракка-еракка китте, ул начар. Син безгә яңа әни сатып аласыңмы?» — дип сорый. Менә балага ул сүзләрне беркем өйрәтмәгән бит. Нинди булуына карамастан, минем балаларымны әниләренә каршы тәрбияләгәнем юк, — ди Фирзәнт. 


«Балалар әни назын әбиләреннән эзлиләр»
Фирзәнт үзенең бөтен буш вакытын балаларына багышларга тырыша. Йорт тирәсендәге эшләрне дә бергәләп башкаралар, уйнарга да өлгерәләр икән. Әлбәттә инде, кечкенә балалар булгач, аз-маз борчулары, йокысыз төннәре дә булмыйча тормый. Әле шушы арада гына ике бала да бик каты авырып алган.

Бик борчылдым. Районнан ашыгыч ярдәм чакыртырга, өйдә дәвалану өчен кыйммәтле дарулар алырга туры килде. Акчаны бөтен нәрсәгә дә җиткерү мөмкин түгел инде. Әмма төрле эшләргә йөреп, гаиләмне тәэмин итәргә тырышам, — ди ул.

Әлегә Фирзәнтнең даими эше юк. Инде бетеп барган авыллар исемлегендә буган Әүрезтамакта даими эш табу мөмкин түгел. Әлшәйгә һәм Уфага төзелеш, урман кисү кебек вакытлыча эшләргә йөреп, акча юнәтә гаилә башлыгы. Ә көн дә каядыр барып эшләү өчен балаларны калдырып китә алмый. Унбиш йорт кына калган авылда балалар бакчасы да юк икән.

Иң якын балалар бакчасы 4 километр ераклыктагы күрше авылда урнашкан. Балаларны һәр көнне анда йөртү өчен азрак йөреп торырлык, юлда ватылып калмаслык машинаң булу кирәк. Гел әбигә генә дә ташлап китә алмыйм. Аңа инде 83 яшь, азрак күз-колак булып торса да, олы кеше барыбер олы кеше инде. Әбигә ике кечкенә баланы тулысынча ышанып тапшырып булмый.

Ә балалар үзләре әбиләрен бик яраталар, аны «нәнәебез» дип йөртәләр. Аеруча кечкенәсе әни назын әбисендә табарга омтыла. Артык шукланган вакытларында мин ачулансам да, әбисенә барып сарыла, аннан яклау эзли. Әбиләре малайларны татарчага да өйрәтеп бетерде», — ди Фирзәнт. 

«Фирзәнтне үземә кияү итеп сайлар идем»
Даими эше булмаган өстенә, Фирзәнткә шушы елдан артык вакыт эчендә бала пособиеләре дә түләнмәгән. Бу процессның шулай озакка сузылуына Маргаританың еракта яшәве дә йогынты ясаган булса кирәк.

Башта судның Маргаритага алимент түләтү турында карар чыгарганын көттем. Инде карар чыгарылгач, алимент түләргә тиешлеге турындагы белешмәне бирмичә интектерделәр. Менә шушы көннәрдә генә ул белешмә килеп җитте. Ниһаять, районның социаль яклау бүлегенә барып, балаларга ай саен түләнә торган пособиегә документлар тутырдым. Шушы көннәрдә бала акчалары килергә тиеш, — ди ул.  

Дәвамы https://intertat.ru/news/society/11-11-2021/ike-ulyn-yalgyzy-ster-che-firz-nt-hatynym-tashlap-chygyp-kit-r-dip-uylamadym-5842678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X