erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Ни өчен балаларым шундый булып чыктылар, кайда ялгыштым мин...

Бүген төне буе йоклап булмады. Күршедәге фатирда яшәүче кыз иптәшләре белән җыелышып күңел ачты: төне буе музыка яңгырады, кычкырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелеп торды ("Шәһри Казан").

Бүген төне буе йоклап булмады. Күршедәге фатирда яшәүче кыз иптәшләре белән җыелышып күңел ачты: төне буе музыка яңгырады, кычкырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелеп торды.

Стена кагулар да, ишек шакулар да ярдәм итмәде. Хәтта полиция чакыруның да файдасыз икәненә күптән инанган идек инде. 

Галия әбигә - 92 яшь. Олы яшьтә булса да, үз-үзен йөртә, ашарына да үзе пешерә, керләрен дә үзе юа (ә кем юсын да, кем пешерсен соң?). Заманында бик чибәр һәм эшкә оста, эшчән апа булган. Йөз-кыяфәтләре әле дә матур, чәчләре дә әллә ни агармаган. Беренче тапкыр күргәч, аның турында бер дә кайгы-хәсрәт күрмәгәндер бу апа, шуңа әле дә матур саклангандыр дип уйлаганым истә.

Үзенә дә бу турыда әйттем: «Бигрәк матур инде син, әби, яшь чакта да бик чибәр булгансыңдыр», - дим. Аның йөзенә елмаю йөгерде, кайсы гына хатын-кыз мактау сүзләрен яратмасын инде. Әмма шунда ук елмаю сагыш белән алышынды, карчыкның йөзе моңсуланып калды, ул күңелсезләнеп китте. «Гомеремдә бер кешегә дә зыян салмадым, кулымнан килгәнчә һәркемгә булышырга тырыштым, караучысыз калган карт-корыларны карап, олы юлга озаттым. Менә үземә генә картлык көнемдә бәхетле яшәү язмаган икән», - диде ул һәм башыннан кичкәннәрне сөйләп китте.

Авылда көтеп алынган бала булып дөньяга килгән Галия. Әмма бәхетсезлек нәни кызчыкны көтеп торган икән: аңа җиде-сигез яшьләр тирәсендә әнисе үлеп китә. Күпмедер вакыт шулай азапланганнан соң әтисе шундый карарга килә: кызны шәһәргә бала караучы итеп җибәрергә, тамагы да үтәр, эшкә дә өйрәнер. Җитмәсә, бу вакытта инде йортка үги әни дә килгән була. Менә нәни генә кызчык, ятим бала хәлле гаиләдә бала караучы булып эшли башлый. Эшли дип әйтү дә дөрес булмас, чөнки аңа моның өчен акча түләнми, ул көне-төне шунда яши, бала карый, хәленнән килгәнчә, хуҗаларына ярдәм итә. Балачак, яшьлек чоры шулай үтеп китә. «Бу минем иң бәхетле елларым булган икән», - ди Галия әби.

Шуннан соң мөстәкыйль тормыш, кияүгә чыгу, балалар үстерү... Исерек ир белән гомер кичерү, япь-яшь килеш аны бакый дөньяга озату... Куркыныч төш кебек кенә үтеп китә гомер. Әмма тагын да зуррак хәсрәтләр алда көткән икән: олы улы, армиядән кайтканнан соң, озак та яшәми, әтисе артыннан юл ала. Кызы, кадерләп үстергән, җил-яңгырлардан саклаган кызы, кияүгә чыгып, тәртипсез тормыш алып баручы иренә иярә. Ул да юкка чыга.

Башта кешелеген югалта, аннан соң үзе дә әтисе, абыйсы, ире артыннан мәңгелек дөньяга китеп бара. Нәни кызчыгы исә гомерендә кайгы-хәсрәттән башканы күрмәгән дәү әнисе кулына кала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

Галия әби үз тормышының барып чыкмавының сәбәпләрен эзли, тик күпме генә эзләсә дә, таба алмый. Ни өчен балаларым шундый булып чыктылар соң, кайда ялгыштым мин, дип уйлана ул. Югыйсә үзем күрмәгән кадер-хөрмәтне күрсәтергә тырыштым бит, тәмле генә ашаттым, матур киендердем, кызымны өй эшләреннән азат иттем, хәтта коега суга да җибәрмәдем, үзем ташыдым бит, ди. Аның иң зур ялгышы да шунда булгандыр бәлки. Галия апа йомшак күңелле, сабыр, артык таләпчән түгел. Тиешле вакытында балаларын эшкә өйрәтә алмаган. Балалар, мөгаен, моны шулай тиеш дип уйлаганнардыр. Бала тәрбияләүдә ата-ананың үз үрнәге төп рольне уйный дисәләр дә, кайбер очракта үрнәк белән генә дә булмый икән шул: әниебез эшчән, тырыш дип кенә, балалар аның юлыннан китмәгән.

Үзе дөньяның ачысын-төчесен күп татыган ана исә балаларына рәхәт тормыш бүләк итәргә теләгән. Шунысы аяныч: нәтиҗә ул теләгәнчә килеп чыкмаган. Менә хәзер оныгы үзенең әти-әниләре юлыннан атлавын дәвам итә. Регина 12-13 яшьлек вакытта ук урамга тартыла, аракы эчә башлый, егетләр белән йөри, атналар буе өйгә кайтмый, мәктәпне ташлый. «И бик әйбәт бала иде бит ул, - ди әби, - аны бары иптәш кызлары гына бозды, шуларга иярде бит». Әбинең оныгын урам һәм начар дуслар кочагыннан тартып алыр хәле булмый шул. Күп тә үтми, кыз колониягә эләгә. Әби, елый-елый, кызына хатлар яза, күчтәнәчләр юллый, еллар буе җыйган пенсия акчасына кеше яллап, кызы янына төрмәгә җибәрә.

Нишләсен, йөрәк парәсе бит, бердәнбере. Ә йөрәк парәсе төрмәдән кайтканнан соң да үзгәрергә ашыкмый, элеккеге тормышын дәвам итә, алай гына да түгел, бөтенләй кешелеген югалта, беркайда да эшләми, әбинең бөтен акчасын алып чыгып китә, бирмәсә, кыйнап ташларга да күп сорамый. Әбинең күзләрендә яшь кипкән инде, ул еламый, сыкрый гына. Һаман да, кайсы кылган гамәлләрем өчен икән бу хәсрәтләрем, дип өзгәләнә. Әмма шулай да якты киләчәктән өметен өзми, акылга килер бу бала дип көтә. Югыйсә нәрсә җитми инде рәхәтләнеп яшәр өчен, торырга фатир бар, пенсияне, Аллага шөкер, китереп кенә торалар, нәрсә теләсәң, ашарга, киенергә шул бар, күңел тынычлыгы гына юк.

Бер араны бәхет тә елмайгандай була әбигә: аның оныгы кияүгә чыга, тик кемгә диген инде, үзе кебек үк хәмер һәм ирекле тормыш яратучыга. Ходай Тәгалә бала да бүләк итә әле шуларга, менә дигән матур, тупырдап торган кыз бала. Тормыш бу юлы да барып чыкмый, эчүеннән арына алмаган кызы кире әбисе янына әйләнеп кайта, ләкин үзе генә, аңа баланы ышанып тапшырмыйлар. Анысына бик борчылмый әби, мин инде барыбер ул баланы карарлык хәлдә түгелмен, ди, әнисендә бала кайгысымыни?

Регина исә аналык инстинктларыннан азат, аракы һәм хайвани тойгыларга гына хаҗәтлек кичерә. Менә шулай тормыш үз агымына дәвам итә: хатын бер төнне өендә кунса, бер атна юкка чыгып тора, аннан соң бер айга «сәяхәт»кә китә, кайтып әбинең акчаларын талап ала да тагын юкка чыга. Әби аның юклыгына әллә ни борчылмый да инде, үзем генә булганда тыныч та, рәхәт тә, ди. Шул ике-өч көнлек рәхәтне бәхеткә санап, яшәвен дәвам итә. «Бер шатлыгын күрсәтмәсә дә, бер генә дә үләсем килми шул», - ди ул. Яшәсен, дөнья киң. Тик яшәү дип әйтеп буламы икән соң бу яшәүне? Ә андый язмышлылар бер ул гына түгел бит. Күпме ата-анага эчкече, наркоман бала-чагалары көн күрсәтми, күпме ана баласының тәүфыйксызлыгыннан зар елый. «Кайда гына җибәрдем соң мин ялгышны?» - дип аптырый. Тик сорауга җавапны берәү дә таба алмый.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ni-chen-balalarym-shundyy-bulyp-chyktylar-so-kayda-yalgyshtym-min

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X