erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Ни генә булмасын, кеше баласы үзеңнеке түгел инде ул...”

Сәрия – минем күз алдында үскән кыз. Әлфис абый белән Фәния апа аны бик озак көттеләр. Нишләтәсең инде, Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә бер тигез итеп бирми бит. Үзләре – бик ярдәмчел, киң күңелле ачык кешеләр алар. Авылдашларга да һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер.

Тик менә, бәхетләрен тагын да тулыландырып, бер бала да алып кайта алмадылар. 15 ел бергә гомер кичергәннән соң, балалар йортыннан үзләре кебек үк чибәр кыз алып кайттылар. Аны алганда, кызчык нибары 2 айлык иде. 

Авыл халкын җыеп, бәби чәе уздырдылар. Шатлыкларын бөтен дөньяга җиткерәселәре килде. Берәүләр бу гамәлләрен хупласа, икенчеләр “ни генә булмасын, кеше баласы үзеңнеке түгел инде ул”, – дип пышылдаштылар. Әлфис абый аеруча шат иде. Безне дә апам белән үз кызлары кебек яратты бит. Сәрия кешедә булмаган киемне киеп, башкалар ашамаган тәмле әйберләр генә ашап, кыйммәтле уенчыклар белән уйнап үсте. Балалар бакчасында берәрсе начар сүз әйтер, дип, анда да йөртмәделәр. Башта Фәния апа эшеннән ял алып торды, аннары Әлфис абый эшеннән китте. Кызларын башлы-күзле итү өчен күпләп мал-туарын, кортын асрадылар. 

Ә Сәрия күзгә күренеп үсте. Үзе чибәр, озын сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле, озын керфекле иде. Әти-әнисе кебек кешеләргә карата ачык йөзле булды. Балаларын һәр кеше һәрвакыт үз янында гына, саклап кына торыр иде дә бит. Алар үскән саен, аралашасылары, иптәшләре белән уйныйсылары килә. Сәрияне дә мондый көннәр читләтеп узмады. Кызның мәктәпкә укырга керер яше җитте. Фәния апа, башкалар белән уртак тел таба белүе аркасында, мәктәп рәисе белән сөйләшеп, кызларын бер ел соңрак укырга кертте. Балалар дөреслекне ярата торган кешеләр бит инде алар, өйдә сөйләшкәнне ишетептер, Сәриягә берничә тапкыр каян барлыкка килгәне турында әйтеп кайтардылар. Кешеләрне, бигрәк тә үз авылдашларын изге җанлы итеп күрергә күнеккән Әлфис абый бу сүзләрне йөрәгенә бик якын алды, сирәк кенә булса да авырый башлады. Эшеннән киткәч, болай да урамга бик чыгып йөрми иде. Шуннан соң гел үз эченә бикләнде. Ә Фәния апа якын күреп, аралашып йөргән иптәшләре белән сүзгә кереп бетте. Ничек кенә булмасын, бер бөртек кызларына сүз әйттермәделәр. Сәрия дә мәктәптә дус кызлары белән ачуланышты. Бераз үсә төшкәч тә, бу теманы башласа, аны иркәләргә тырыштылар, дөресен теш арасыннан да чыграмадылар. Күңелен матур күлмәкләр, кыйммәтле телефоннар алып күтәрделәр. 

Вакыт дигәнең бик тиз уза бит. Сәрия, 9 сыйныфны тәмамлап, укытучылар әзерли торган көллияткә карар кылды. Аның бу теләгенә әти-әнисе дә каршы килмәделәр. Начар сүзләрдән, яман күзләрдән читтәрәк булыр янәсе. Сагынуга түзәрлек хәлләре калмаса да, авылга бик сирәк кайтардылар. Үзләре бер атнаны да калмыйча, тәмле әйберләр төяп, һаман аның янына чыгып чаптылар. 

Без капчыкта ятмый, диләр шул. Бер явыз җан, күрәсең, Әлфис абый белән Фәния апага үче булган, Сәриягә бөтен дөресен сөйләп хат язган. Шулай чираттагы баруларында кыз әти белән әнисен бик дорфа каршы ала. Аларга дөньядагы иң начар сүзләр белән кычкырды. Дөреслекне шулай озак яшергәннәренә ачулана ул. Ахыр чиктә: “Әгәр балалар йортында калган булсам, мең өлеш яхшырак булыр иде. Ичмасам, анда ялганлап үстермәсләр иде. Сез минем әти-әнием түгел”, – дип куып кайтара. 

Мондый сүзләрне ишетү бер дә җиңел булмый Әлфис абый белән Фәния апага. Хатын-кыз, ичмасам, бөтен ачуын, үпкәсен, кайгы-шатлыгын күз яшьләре аша тышка чыгара. Бөтен барлыгы белән тормышын шул кызга багышладылар бит ул! Бишектән үстерделәр, киендерделәр, ашаттылар, эчерттеләр, теләгән җиренә алып бардылар. Ә Әлфис абый бер сүз дә дәшми, башын аска иеп чыгып китә. Менә шул үз эченә йомылуы, авыр эш үзенекен итә. Юлда кайтканда, башына кан савып, алар автоһәлакәткә очрыйлар. Ул шунда ук җан бирә, ә Фәния апа бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. 

Бу хәбәрне Сәриягә беркем дә әйтә алмагач, аңа үзем шалтыраттым. “Мине рәнҗеткән өчен Ходай үзләрен сынаган. Ярар, алар миңа беркем дә түгел. Миннән башка гына җирли алмыйлармыни”, – диде миңа салкын һәм битараф тавыш белән Сәрия. Әле кайчан гына биләүдә яткан, “әттә”, “әннә”, дип теле ачылган, алар ярдәме белән беренче адымнарын ясаган кыз бала хәзер шулай сөйләшәме? Кем аркасында шушы дәрәҗәгә җиткәнен аңламый микәнни ул? 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу сүзләрне мин Фәния апага җиткерә алмадым. Хәле бик авыр булса да, көчкә-көчкә кызы турында сорашты. Мин инде үземдә көч табып, үземнән әллә ничә яшькә зур, бик хөрмәт иткән кешемне алдадым. Үз гомеремдә беренчә мәртәбә алдаштым: “Аның хәзер зачет-имтиханнары икән, кайта алмый инде. Каникулларда кайтыр, яныгызда булыр”, – дидем. Ә башыма башка бер генә ялган да килмәде. Дөресен әйтсәм, ул бу сүзләрне күтәрә алмас иде. Минем алдаганны әллә кайчан сизеп алган Фәния апа бик алдынгы карашлы кеше иде. Яз башында нинди имтиханнар булсын, ди?! Минем палатадан чыгып киткәнне дә көтмичә елый-елый икенче якка борылып ятты. 

Ул безнең Фәния апа белән соңгы күрешүебез булды. Өч көннән безне хастаханәгә чакырдылар. Юньле хәбәр ишетмәячәгемне алдан ук белгән идем инде, чөнки төштә Фәния апаның елмая-елмая Әлфис абыйга утырып киткәнен күрдем. Табиб, сүзне озакка сузмыйча, безгә ничә еллар бер туганнар кебек яшәгән апабызның мәңгелеккә киткәнен әйтте. “Ул әле яшәргә тиеш иде. Соңгы көннәрдә күңел төшенкелегенә бирелде, мине монда берни тотмый, дип ярсыды. Тынычландыра алмадык. Операция дә катлаулы булды, башы белән каты бәрелгән иде шул”, – диде табиб безгә. 

Икесен янәшә җирләделәр. Ә Сәрия барыбер кайтмады... Бөтен йортлары, каралты-куралары гөлләр кебек балкып тора иде шул, үзләре үлгәч, алар тирәсендә бер ямь калмады. Өй каршыларындагы шау чәчәктә утырган алмагач та корыды. Ә авыл халкы бу бәлане бары тик Сәриядән генә күрде. Чынлап та, без аңа рәнҗедек. Бер сүз кешене үтерә ала шул, кызганыч. Ә ул ананың тапканы түгел, ә бакканы кадерле икәнен аңламады. 

Җәй көне бик яхшы машинага утырып кайтырга бер дә оялмады Сәрия. Күршеләребезнең өен без искәрештереп тора идек. Үзеннән бик күп яшькә олырак егет белән очраша башлаган.  Сүзләренә ышансаң, булачак юрист икән. Сәриянең – иң зур таянычы, аның сүзенә генә ышана икән, имеш. Без эшнең нидә икәнен тиз аңлап алдык. Егет бик үткен күренә иде. Менә кем биргән икән аңа “файдалы” киңәшләрне. Беребезнең дә сүзне тыңламыйча, Сәрия бөтен нәрсәне сатачагын хәбәр итте. Канунга каршы чыгып булмый, мәрхүм Әлфис абый кызына багышлап васыятьнамә ясаткан булган... 

Кызганыч, кеше туа тора, үлә тора... Ләкин яраткан кешеләребезне Аллаһы Тәгалә бик иртә ала шул. Анда да яхшы кешеләр кирәк, диләр. Ләкин беркемгә дә менә шундый аяныч хәлгә калырга язмасын иде. Җан җылысын биреп үстергән балаларыбыз картлык көндә үзебезгә дә мәрхәмәтле булсыннар иде. 

Дания Җамалиева, Казан шәһәре

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X