erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Рамилә Хәйретдинова: "Гөнаһларым бик күп" ("Шәһри Казан)

Хәзерге социаль челтәр заманында артистларны тәнкыйть утында тотучылар, ягъни хейтерлар шактый. Җырчы Рамилә Хәйретдинова да үзен рәнҗетергә теләүче кеше турында язган.

 

“Бу тормышта идеаль кеше юктыр инде ул… Булса да, меңгә бер генә. Гөнаһларым да бик күп. Кимчелекләремне әйтеп торасы да юк…. Бар алар. Матур итеп сөйләшә дә белмим. “С” хәрефен гомумән әйтә алмыйм. Тик шулай да бер кешегә дә начарлык эшләгәнем юк… Рәнҗетмим дә… Ә менә мине бер сәбәпсез рәнҗетергә берәүнең хакы бар бугай… Конкретный бер хейтер барлыкка килде. Тетә мине”, - дип язган Рамилә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сүзнең кем турында барганы билгесез. Әмма Рамиләне тынычланлырып, кайгыртып язучылар шактый: “Сез тәртипле гаилә булганга ачулары киләдер. Кыска итәк, ярымшәрә йөрсәгез, бәлки ярар идегез шул кешеләргә. Горурланып йөрегез. Татар хатыны чиста яулык, озын итәкле күлмәк белән”, “Эт өрә тора, бүре йөри тора, Рамилә, бар да яхшы, үзеңчә яшә!”, “С” хәрефен әйтә алмаганны мин сиздем сездә. Сез бәхетле, яраткан ирегез бар, балаларыгыз сау-сәламәт. Калганы өчен борчылмагыз!”  

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ramil-khyretdinova-gnalarym-bik-kp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X