erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Татар егетенә кияүгә чыккан рус кызы язмышы: «Үз милләтеңнән булган кешене яр итеп сайларга кирәк икән»

Язмыш кешеләргә төрле сынаулар бирә, туган җиреннән аерып, әллә кайларда йөртә. Матур тормыш, яшьлек мәхәббәте дәртенә бирелеп, үз динен читкә куеп гомер итүчеләр бик күп. Алдагы язма герое белән очрашып сөйләшер алдыннан да байтак кына уйланып йөрдем, ә мин алай булдыра алыр идем микән?

– Киров өлкәсендә туып-үстем. Әйдә минем үз исемемне үзгәртеп, Ирина дип атыйк, – диде әңгәмәдәшем. – Тормыш мине яшьтән үк төрлечә сынады дисәм дә, ялгыш булмас. Беренче тапкыр тормышка чыгуым белән бәхетле була алмадым. Аерылыштык. Башка шәһәргә китеп, заводка эшкә урнаштым. Шунда ук тулай торактан урын да бирделәр. Яши-яши 30 яшькә җиткәнемне сизми дә калганмын. Ул вакытта ни өчендер тулай торакта күбрәк хатын-кызлар яши иде, ир-егетләр аз. Шулай бервакыт күрше бүлмәгә армия хезмәтен тәмамлаган 23 яшьлек татар егете килеп урнашты. Исемен Рамил дип атыйк.

Күпмедер вакыт үткәч, сизәм: мин – аңа, ул миңа битараф түгел икәнлегебезне аңладык. Ялгыш кына очрашсак та, тиз генә аерылып китә алмыйбыз. Ике арада ялкынлы мәхәббәт кабынуның башы иде бу. Кайнар мәхәббәт ялкыны белән чорналган яшь йөрәкләр бер сулышта тибә башлавын сизми дә калдык. Ул чакта минем – христиан динендә, ә аның ислам динендә икәненә игътибар да бирмәдек, хәер, анысы безнең өчен мөһим түгел иде кебек. Яшем дә 30га таба бара бит. Гаилә корасым, бәбиләр үстерәсем килә. Күңелем белән тартылган, бөтен барлыгымны биләп алган Рамил минем өчен иң кадерле кешегә әверелде. Бергә рәхәт, без бәхетле. Көннәрдән бер көнне Рамил миңа тәкъдим ясады һәм мине туган авылына алып кайтып, туганнары белән таныштырырга кирәклеге турында әйтте. Аның әти-әнисе, туганнары барысы да татарлар, ә мин бер авыз сүз дә татарча белмим. Ни диярләр? Шулай да аңа ияреп кайтырга ризалык бирдем. Ә үзем уйлыйм: ничек кабул итәрләр? Кабул итмәсәләр, шул ук минутта борылам да чыгып китәм, дип уйладым.

Сизәм, шулай булган очракта, Рамил дә миннән калмаячак, минем белән ияреп китәчәк иде.
Менә аларның капка төбе, ишек бусагасы... барысы да бүгенгедәй хәтеремдә. Рамилнең әнисе дә, әтисе дә мине иң якын кешеләре кебек итеп каршы алдылар. Минем үткәнем, милләтем башка булуы хакында да бер авыз сүз әйт­мәделәр. Өйләнештек һәм аның авылында яши башладык. Шулай итеп мин гади татар авылында татар хатыны булып яшәргә калдым. Рамил тырыш иде. Әти-әниләргә каршы якта гына зур йорт салып кердек. Бер-бер артлы өч балабыз туды. Гомер шулай үз җаена ага торды. Тормыш мәшәкатьләре, көндәлек эшкә йөрү, балалар үстерү... һәм 24 ел үтеп киткәне сизелми дә калган.

Бүген Рамил бу дөньяда юк инде, ә балалар үсеп буйга җиткәннәр, үз тормышлары. Соңгы вакытларда еш уйланам, кем булып яшәдем соң мин? Кияүгә чыкканда, мөселман гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никах укыттык. Балалар тугач, мулла чакырып, исем куштырдык, өебездә һәрвакыт Коръән ашлары уздырдык, аш үткәргән вакытта үз кулларым белән хәер тараттым, аш табыннары корып килгән кешеләрне мөселманча кунак итеп җибәрергә тырыштым. Барысы да тормыш иптәшем булган диндә, аларның гореф-гадәтләренә нигезләнеп эшләнде.

Кыскасы, кем арбасында булдым, шуның җырын җырладым. Тик күңелдә үземнең динем, үземнең ышануларым да яшәп килде. Җай чыкканда, сирәк кенә булса да, күрше райондагы чиркәүгә барырга тырыштым, үз динем, үз йола-бәйрәмнәремне дә онытмыйча гомер иттем.

...Инде гомер көзләренә кереп барган Ирина апа үзен бәхетсез булдым димәде. Киресенчә, ирен сагынуы, парлап яшәгән мизгелләре, үткән яшьлекләре, балаларының кечкенә чаклары турында сөйләгәндә, тавышында ягымлылык һәм матур сүзләр белән бизәкләп сөйләргә тырышуында чагылды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ике милләт кешесенең бәхетле булып, бер җан, бер тәнгә әверелеп һәм аңлашып яши алулары миллионга бер буладыр. Ә бәлки булмыйдыр да. Моңа кадәр мондый сүзләрне бер кешегә дә сөйләгәнем юк иде. Үземне бик бәхетле хатын, бәхетле әни булып яшәдем дип әйтә алам, тик күңелем белән икегә бүленгәнмен. Балаларым да, тормыш итәр өчен, татар кешеләрен сайлады. Каршы булмадым. Барысы да яхшы яшиләр. Кечкенә кызым үз теләге белән христиан динен кабул итте. Икесе мөселман динендә. Алар фикеренчә, нинди диндә булу мөһим түгел, кеше булып калырга һәм үзеңне бәхетле итеп тоя белергә кирәк.

Әңгәмәдәшемә чираттагы сорау­ны бирәм, күңелдә каршылыклы фикерләр була торып, ничек инде бәхетле була аласың? Ә хәзер, тормышны яңабаштан башлау мөмкинлеге булса, кайсы юлны сайлар идегез?

– Беренчедән, балалар үскәндә, уйланырга вакыт юк. Икенчедән, без Рамил белән бик бәхетле идек. Туганнарымның читтә булуы да роль уйнагандыр, авылда һәм якын-тирәдә гел иремнең туганнары гына булды. Яшьрәк чакта дин турында уйламыйсың, хисләр дулкынына бирелеп яшисең. Ә менә өлкәнрәк яшькә җиткәч, уйландыра икән шул. Үкенмим, тик шулай да үз милләтеңнән булган кешене яр итеп сайларга кирәк икәнлеген кис­тереп әйтә алам. Ул – язмыш. Менә бүгенге катнаш никахка бара торган яшьләрнең кайсысын гына алсаң да, нинди милләттә, нинди диндә булуы мөһим түгел, яратам, ансыз яши алмыйм дия­чәкләр. Менә кире уйларга күндереп кара инде шундыйларны. Яши-яши барыбер икесе ике дин кешесе икәнлеген тоячаклар.

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Фото: pixabay.com

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatar-egeten-kiyag-chykkan-rus-kyzy-yazmyshy-z-milltenn-bulgan-keshene-yar-itep-saylarga-kirk-ikn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X