erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Улым бит ул минем...

Иртән будильник шалтырауга, Вәсиләләрнең бер бүлмәле фатирларында күз иярмәс ыгы-зыгы куба: берсе юыну бүлмәсенә чаба, икенчесе өч яшьлек Бәхтиярне уятып азаплана, аннары өчәүләшеп аш бүлмәсенә тыгылышалар (»Сөембикә», Ләлә Сабирова).

Ашык-пошык киенеп, көзге каршында бер-берсенә комачаулый-комачаулый таптанып, Булатның иске «десяткасы»на чыгып утырганчы бер сәгать чамасы вакыт китә. Бәхтиярне бакча капка төбендә «сакта» торучы тәрбияче кулына «ташлап», Вәсиләне юл уңаенда мәктәпкә кертеп калдырып, Булат машинасын ары – үзе эшли торган төзелеш оешмасына таба чаптыра. 

Көннәр игезәк туганнар кебек бер-берсенә охшаш: узалар да китәләр, узалар да китәләр. Аңа карап, тормышларының әллә ни алга киткән җире юк. Өйләнешкәндә Вәсиләнекеләр «черновой вариант»тагы фатир бүләк иттеләр, калганын Булат карап бетерергә тиеш иде. Ул «калганы» бик акрын бара. Вәсилә күңелсезләнеп йөри башласа, Булат: «Яшәрлек бар бит инде, калганы да булыр, – дип юата. – Бөтенесе берьюлы эшләнеп бетсә, кызыгы калмас». Калыр иде әле, кеше шикелле диңгез буйларына йөри башларлар иде. Вәсилә үзе мәктәптә башлангычларны укыта, хезмәт хакы – песи төкереге, үз кирәгенә дә җитми. 
Әле болай ук көйсезләнгәне юк иде, инде онытыла төшкән классташы Артурны очраткач, күңеле айкала башлады. Классташ дигәч тә, аларның юллары иртә аерылды – Вәсилә сигезенчедә укыганда гаиләләре белән шәһәргә күченделәр, Артурны да авылдан иртә чыгып китте дип сөйләделәр. Ул әтисез үсте, укуы юньле түгел иде, мәктәпне дә бетерә алмаган. Тегенди-мондый эшкә дә кулы ятмады, иптәшләре гел көлә иде мескеннән. Вәсилә – нечкә күңелле: гел чәчрәп чыгып, якларга тотына иде. Менә шул Артур хәзер танымаслык булып үзгәргән, шаккатарсың. Яшь кенә булса да, зур урында эшли икән. Өсте-башы коеп куйган, машинасы да ничә миллионлыктыр. Зиннәтле ресторанга алып кереп сыйлады. Вәсилә бөтенләй онытылып китте, Бәхтиярне алып кайтырга чак өлгерде.
Шуннан... Шуннан башланды инде. Артур бер көнне Вәсиләне үзенең фатирына алып килде. Тамаша-а-а... Хан сарае диярсең... Ничек кемдер булдыра, кемдер юк соң ул? Монысын кычкырып ук әйтте, ахры. Артур бөтен өй эчен гөрләтеп көлеп җибәрде.
 – Менә син нәрсә дип ябышып ятасың ул иреңә? Фатирың үзеңнеке, балаң үзеңнеке. Шундый чибәр хатынын кешечә яшәтә белмәгәч!..
Ничек ябышмасын... ярата ул Булатны! Алай дисәң... ярату гомерлеккә түгел диләр бит...
–  Мин булсам, мәңге дә эшләтеп йөрмәс идем сине. Ышанасыңмы? 
Ышанмыйча... Шулай да өйдә ятып нәрсә эшләр иде икән соң ул? Артурның аш пешерүчеләре дә, өй җыештыручылары да бар...
 – Улың белән күбрәк булыр идең... Спа-салоннарга йөрер идең... Ә кичкене мин ресторанда ашарга яратам...
Артур аның уйларын укып бара диярсең. Вәсилә тәмам эреде. Дөрес әйтә Артур. Булат аңа да, Бәхтияргә дә юньле тормыш күрсәтә алмаячак. «Балаңны үземнеке кебек тәрбияләрмен, – дип ышандыра Артур. –  Ә фатирыңны сатарга булышам, акчасын «кара көннәргә» җыеп куярсың...»

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамын укыгыз: http://www.syuyumbike.ru/news/proza/ulym-bit-ul-minem
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X