Махсус хәрби операциядән бер аягын югалтып кайткан Фидаил Габдрахманов: «Өстәл артында утырып кына эшлим. Өйдә ятасы килми»
Бер аягын югалтып кайткан батыр якташыбыз “ТехноАрск” ширкәтендә эретеп ябыштыручы булып эшли
Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Фидаил Габдрахманов 2023 елның 24 октябрендә миномет утына эләгә һәм каты яралана.
– Бер позициядән икенчесенә күчкәндә безне квадракоптер күреп алды. Шунда ук координатларны күрсәтеп, хәбәр бирергә дә өлгергән, күрәсең, минометтан ата башладылар. Аяк бик каты яраланды, госпитальдә ампутация ясадылар. Мине башта Тарасовка, аннан Валуйка дигән шәһәрдәге госпитальгә салдылар. Шунда кистеләр. Аннан Белгородка җибәрделәр, биш көннән Мәскәүгә күчерделәр. Шушы көннәрдә Мәскәүгә барам, протез куйдырам, аннан эшкә чыгам, – дигән иде ул беренче очрашуда киләчәгенә тулы бер ышаныч белән.
Яраланганнан соң операцияләр була. Өйгә кайтып килгәннән соң, егет кабат Мәскәүгә хәрби госпитальгә китә. Бу юлы тернәкләндерү башлана. “14 март көнне протез куйганнар иде. Акрынлап йөрергә өйрәнәм, тернәкләнү үтәм”, – дип аңлатты ул чакта Фидаил.
– Протез куеп кайткач, үз урыныңа эшкә чыгарсың, хезмәт урыныңны саклыйбыз, утырып башкара торган гына эш бирәбез, дидек, – дигән иде ул чакта Фидаил эшләгән “ТехноАрск” ширкәте җитәкчесе Нәҗип Гатауллин.
Бер ел үтеп тә китеп бара. Фидаил Габдрахманов бүген ни хәлдә? Безне шушы сорауга җавап кызыксындырды.
– Фидаил, протезны үз исәбегезгә куйдырдыгызмы?
– Юк. “Ватанны саклаучылар фонды” аша бушка. Уңышлы чыкты. Йөрим инде, зарланмыйм. “ТехноАрск” ширкәтендә элекке урынымда эшлим. Вәгъдә иткәнчә, җитәкчесе Нәҗип Гатауллин берсүзсез алды. Гомумән, эш урынымнан миңа һәрдаим ярдәм күрсәтеп тордылар. Эретеп ябыштыру белән шөгыльләнәм.
– Авыр түгелме?
– Юк, бернинди авырлыгы да юк. Өстәл артында утырып кына эшлим. Өйдә ятасы килми.
– Көн дә Югары Бирәзәдән килеп йөрмисездер бит?
– Әйе. “Лада-Гранта” машинасы сатып алдым. Шуның белән көн дә авылга кайтып йөрим. Казанга да барам. Ияләштем инде.
– Арчада фатир алырга теләмисезме?
– Исәп бар. Анысын да алырбыз, Алла боерса.
Әлегә йөргән кызы юк икән. Әйтеп бетерәсе килмәдеме, серен чишеп бетерергә теләмәдеме, белмибез, әмма Фидаил кебек чибәр, акыллы, тырыш, көчле рухлы егетләр ялгыз калмаячак. Ватаныбыз өчен аяусыз көрәшкән батыр якташыбыз бәхетле булырга хаклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев