erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә 80 ел

Фронтовик укытучылар

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 80 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган.

Шуңа күрә без сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен белергә, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга, аларны онытмаска  тиешбез. Курса Почмак һәм Масра мәктәпләреннән сугышка киткән 9 укытучының алтысы илебезнең азатлыгы өчен изге көрәштә һәлак булалар. Аларның исемнәре Татарстан Республикасының Хәтер китабына кертелгән. Менә алар: Бакиров Даут Шафигулла улы, Галиев Гаяз Мөхетдин улы, Гобәйдуллин Габделхак Гобәйдулла улы, Нигъмәтуллин Мәүлет Нигъмәтулла улы, Галиев Габделбәр Гали улы.

Ә хәзер сугыштан исән-сау кайтып, мәктәбебездә балаларга белем бирүдә, сугыштан соң илебезне торгызуда армый-талмый эшләгән фронтовик укытучыларны барларбыз. Алар 8 мөгаллим. 3 укытучы: Әүхәдиев Фәйзи абый, Гыйззәтуллин Габделхәй, Хәбиров Бәдри абыйлар сугышка мәктәптән китеп, яңадан мәктәпкә кайткан укытучылар булса, алдагы 5 укытучы уку йортлары эскәмиясеннән торгызып фронтка җибәрелгән яшь солдатлар була. Алар озын сугыш юлларын кичеп, җиңү яулап кайталар, шинельләрен дә салмыйча хезмәт фронтына басалар.

Менә алар: Әүхәдиев Фәйзи Диннулла улы, Бикбаев Госман Латыйп улы, Краснов Александр Фёдорович, Мурзин Минҗан Морза улы, Салихов Шәфыйк Салих улы, Фазылҗанов Яхъя Фазылҗан улы, Гыйззәтуллин Габделхәй, Хәбиров Бәдри.

Кызганычка каршы, алар барысы да мәрхүмнәр инде. Аларның һәркайсы турында берәр китап язарлык. 1943 елда Арча педучилищесының 3нче курсыннан сугышка алынып, 17 яшьтән солдат боткасын чөмергән, соңыннан мәктәптә 23 ел директор булып эшләгән, арада иң яшь фронтовик Салихов Шәфыйк абый. Фәйзи абый да 1941елда үз теләге белән сугышка китеп, Польшаны, Чехословакияне азат итүдә катнашкан, Германиягә барып җиткән, батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, мәктәбебездә 7 ел директор булып эшләгән батыр фронтовик. Бикбаев Госман абый 1921нче авыр елда Курса авылында туа. Әнисе һәм абыйсының тырышлыгы белән Госман абый үз авылларында 7 еллык белем ала.

Госман абый кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Аның хыялы тормышка аша. 1935-36 уку елында ул 1 курс студенты булу бәхетенә ирешә. 1938 елда укуын яхшы билгеләренә генә тәмамлый .

Госман абый Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Сугыш чорында төрле операцияләрдә катнашырга туры килә Госман абыйга. Шул вакытларда да кешеләргә булган яхшы мөнәсәбәтен, ышанычын югалтмый ул. “Сугышта минем белән бик ягымлы, үзен-үзе аямаучы, соңгы канын да кызганмаучы төрле яшьтәге украиннар, белоруслар, грузиннар бар иде. Сугыш беткәннән соң да күбесе белән хат алыштык”, – дип яза ул. Смоленск шәһәре өчен барган сугышта дошман самолеты бомбага тотканда, каты яралана һәм контузия ала. Дәвалану өчен аны Саратов шәһәрендәге госпитальгә җибәрәләр. Анда 4 ай дәвалана. Бары тик 1945 елның ноябрендә генә, барысы 7 ел хезмәт итеп, туган якларына кайта ветеран Госман абый. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 14 дәүләт бүләгенә лаек була. Шулар арасында “I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены”, “За боевые заслуги” медале, “Маршал Жуков” медале дә бар.

Госман абый тыныч тормышта үзенең яраткан эшен дәвам итә. Югары Масра, Курса Почмак мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Эш дәверендә күп санлы Мактау грамоталарына, медальләргә лаек була.

Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен кайгыртып, үз-үзен аямыйча, аның өчен яшәсә. Әйе, сугышчы укытучыларыбыз явыз дошманны җиңү өчен изге сугышта катнашып кына калмадылар, искиткеч батырлыклар күрсәтеп, сугышта да, хезмәттә дә үлмәс яшәү үрнәге булдылар.

Нәзирә Гыйниятуллина, Курса Почмакмәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

#Җиңүоныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев