1 февраль 2023 яңалыклары
-
“Ятимнәрне сыендыру өчен Җиргә җибәрелгәнмен!»
“Мин оныткан да идем инде, сыйныфташларым исемә төшерде. Балачактан ук зур гаилә турында хылланган икәнмен”, – дип, тормыш тарихын сөйли башлады Алсу Вәлиева. Тик еш кына хыяллар белән чынбарлык туры килеп бетми шул (»Шәһри Казан », Йолдыз Шәрапова) .
-
Путин яшьләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен өстәмә ипотека программалары булдырырга кушты.
-
Интернеттан башка тормыш бармы?
Гаҗәп түгел: бүген әбиләрдән алып бәбиләргә кадәр кулдан телефон төшерми. Интернеттан башка яшәешне күз алдына да китермибез кебек. Белгечләр исә чама хисен югалтмаска киңәш итә. Заманасына күрә – чире дигәндәй, «Интернетсыз бер көн» халыкара датасын да уйлап тапканнар хәтта. Менә шундый бәйрәм! Интернеттан башка тормыш бармы? Без әнә шул сорауга җавап эзләдек.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республика булекчәсендә беренче коллегиясе
Коллегия - Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге тарафыннан үткәрелә торган беренче рәсми чара (уңайлы булсын өчен закон чыгаручы тарафыннан берләшкән структура - Россия Социаль фонды атамасының кыскартылган варианты - РСФ тәкъдим ителде). Фонд Пенсия фондын үзгәртеп кору, бер үк вакытта аңа социаль иминият фондын кушу юлы белән булдырылды. Берләшү турындагы карар социаль өлкәне камилләштерү максатларында кабул ителде. 2023 елның 1 гыйнварыннан илнең барлык төбәкләрендә дә Россиянең социаль фонды рәсми рәвештә эшли башлады.
-
Айдар Фәйзрахманов туган көне концертында яңа китабын тәкъдим итте
Татар җыры үрнәге! Милләтнең асыл улы! Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов яраткан тамашачысын традиция буенча туган көне концертына җыйды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган кичәдә танылган җырчының гомер юлы турында яңа китабы да тәкъдим ителде.
-
Махсус хәрби операциядә катнашучылар пособие алачак
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәт ветераннары буларак, пособие алачак. Бу хакта Социаль ярдәмгә бәйле сораулар буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысасында билгеле булды. Беренче очрашу мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларына багышланды.