6 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«Гомер буе бөртекләп җыйган малыбыз егерме минут эчендә янып бетте»
Узган елның ноябрь аенда Актаныш районы Такталачык авылында Венера апа белән Салават абый гаиләсенә кайгы килә – егерме минут эчендә өйләре, мунча, сарайлары янгыда көлгә әйләнә аларның. Менә бер ел дигәндә алар яңа өйләренә күченә. Авыл халкына, ярдәм иткән һәммә кешегә алар рәхмәт әйтергә сүзләр табып бетерә алмый ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).
-
Илдар Ямалиев: "Соңгы арада урын өстендә ятты..."
Җырчы, юмор остасы Илдар Ямалиев ни өчен клип төшерү эшләрен күчерүе турында сөйләде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Җырчы Алия Исрафилова мунчада җен күргән: «Яттан дога белмәсәм, харап буласы идек»
Без бәләкәй чакларда әби-бабайлар җен-пәриләр турында имеш-мимешләр сөйләп куркыта иде. Җен-пәри кебек күренешне тормышта очратучылар да бар икән. Җырчы Алия Исрафилова мунча җене белән күзгә-күз очрашуы турында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде("Интертат", Казан).
-
Көрәшчеләрнең якын дусты вафат...
Күңелсез хәбәр. 63нче яшендә озак еллар дәвамында "Уңыш" физкультура-спорт оешмасын җитәкләгән танылган спорт эшлеклесе Видади Махмудов вафат булган ("Шәһри Казан").
-
«Банк ЗЕНИТ открыл первые комфорт-зоны в школах Альметьевска
Отбор участников проекта состоялся на конкурсной основе среди 26 школ Альметьевска.
-
Чаллы янында булган авария видеога эләккән
Авариядә хатын-кыз вафат була ("Татар-информ", Казан).
-
Барлык сорауларга да җавап бирелде
Курса авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр
-
Янгында бер кеше һәлак булган
Янгыннарның сәбәбе-электр җиһазын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү.
-
Татарстанда машина бәяләре ни өчен арта
Чит ил комплектлау җиһазлары белән тәэмин итүдә өзеклек Россиядә яңа җиңел автомобильләргә кытлык тудырды.
-
Бу атнада һава торышы нинди булачак
Уртача тәүлеклек температура климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак
-
Булдыра алсаң, кичер... Аннары соң булачак"
Авылл халкы куркуда. Нишләргә?
-
Ашыгыч ярдәм фельдшерын кыйнаганнар
Полициягә мөрәҗәгать итәргә ниятли.
-
Гөлүсә Низаметдинова: “Ирем башка хатын белән никах укыткан”
Гөлүсә Низаметдинова психолог һөнәрен юкка гына сайламаган. Бу өлкәгә аны тормыш тәҗрибәсе алып килгән ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Гәрәй Рәхим вафат булган
«Хуш, бәхил бул, талантлы каләмдәшебез, якын дустыбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын», — дип яза Разил Вәлиев Фейсбук челтәрендәге сәхифәсендә ( "Татар-информ", Казан).
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #38/ "Я" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.