13 декабрь 2022 яңалыклары
-
Алда сорау: нинди һөнәр алырга? Шул турыда сөйләделәр
Бу турыда бүгеннән уйла.
-
Кайсы балаларга пособиене максималь күләмдә түлиләр?
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.
-
Әниемнең биш баласы (тормыштан алынды)
Зәбирнең дөньяда иң кадерле кешесен – әнисен югалтканга әле бер ел чамасы гына узды. Яшисен яшәде, ашыйсын ашады кебек Хәкимә карчык – сиксән дүрт яшендә китте. Шулай да, әни ничә яшендә булсын, аны югалтуы бик тә авыр икән! Әнисе исенә төшү белән, Зәбир күзләреннән мөлдерәп тамган яшьләрен чак тыя. Хәер, исенә төшү дигән сүз бик дөрес тә түгелдер – әни карчыкны уйламаган бер генә минуты бармы икән улының? Кадерле кешесе өчен барысын да эшләде кебек: яткан урыны йомшак, җылы, капкан ризыгы тәмле, киеме-асты чиста булды Хәкимә карчыкның. Шулай да нидер биреп өлгерә алмады кебек әнисенә Зәбир. Анаң алдындагы мең дә бер бурычның берсен генә булса да үти алмый калу үкенече бимазалый микән намусны? (Физәлия Дәүләтгәрәева, Сөембикә)
-
Организмга чистарыну кирәклеген ничек аңларга?
Детокс чистарыну дигәнне аңлата. Организмны токсиннардан чистарту өчен интернет киңлекләрендә бик күптөрле детокс-программалар бар. Ул хәзер популяр туклану системасына әверелеп бара. Организмны чистарту һәм сәламәтләндерү елның теләсә кайсы фасылында да актуаль. Ләкин аңа ничек итеп әзерләнергә, ничек тукланырга? Бу сорауларны диетолог, нутрициолог Алия САФИНАга бирдек. (Сөембикә, Чулпан Галиәхмәтова )
-
“Мин сине яратам, Марат”: «Болгар радиосы» премиясендә истә калганнар
Пирамида залында “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде. Тамаша ике бүлектән торды. Болгар радиосы премиясе юбилее Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына туры килде. Шул сәбәпле, беренче бүлек “Кара Пулат” операсы өзегеннән башланды.
-
Табиб-терапевты Регина Галиуллина: Бил авыртканда аны җылытырга ярамый
Арканың иң зәгыйфь өлеше. Табиблар билне шулай дип атый. Көндәлек тормышыбызда еш кына бөтен авырлык нәкъ менә шуңа төшә. Шуңа аның ара-тирә авыртып алуына дә әллә ни исебез китми. Мазь сылыйбыз да – вәссәлам! Табиблар исә бил авырту җитди чир билгесе дә булырга мөмкин, дип кисәтә.
-
Путин бюджеттагыларның хезмәт хакларын арттырырга кушкан
Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга боерган. Бу хакта Кремль сайтында чыккан документка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу гөнаһмы?
Яңа ел җитә башласа, халык арасында шау-шу куба: имештер, мөселман кешесенә Яңа ел бәйрәмен билгеләп узу тыела.
-
Татарстанда бу атна ахырына һава торышы бозыла, көчле җил, буран фаразлана
Татарстанда бу атна ахырында кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь
Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.
-
Арчада «Автобус» профилактик чарасы бара
Пассажирлар куркынычсызлыгы сагында