Путин бюджеттагыларның хезмәт хакларын арттырырга кушкан
Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттырырга боерган. Бу хакта Кремль сайтында чыккан документка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә 2023 ел башында бюджет хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү фондын, 2022 ел нәтиҗәләре буенча, икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакының үсеш темпыннан чыгып, арттырырга», — диелгән документта.
Путин ук киләсе ел дәвамында хезмәт хакларына төзәтмәләр кертергә дә кушкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев