15 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән
Быел гыйнвар – июнь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белдергән (»Ватаным Татарстан»).
-
Арчаның 1 нче балалар бакчасы студентлар белән хезмәттәшлек итә
Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасында Арча педагогия көллияте студентларны белән даими эш алып барыла.
-
Арча-Кенәр юлында юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәле ничек?
Бу хакта Арча үзәк хастаханәсе баш табибы хәбәр итте.
-
Пенсиянең тупланма өлешен вакытыннан алда алып булуын аңлатканнар
Пенсиянең бу өлешен ир-атлар – 60, хатын-кызлар – 55 яшьтән алырга мөмкин (»Ватаным Татарстан»).
-
Бүген төнлә трактор арбасына бәрелеп өч туган һәлак булган
Татарстанның Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында, Киекле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган (»Ватаным Татарстан»).
-
“Тилмереп ятканчы, котылуы хәерлерәктер...”
...Заманында яңа гына педучилище тәмамлаган кыз, юллама белән Мамадыш районына эшкә киткән җиреннән, шунда кала. Авыл егете Сабир тиз арада кызның башын “әйләндерергә” өлгерә. Авылда “усал Кифая”, дигән даны чыккан каенанасы белән уртак тел таба Әлфирә, тик иренең холкына балалары хакына дип,түзеп яши. Бераз салып кайтса, көнләшеп теңкәсенә тия (»Шәһри Казан»).