erid:2VtzquqpS7d
Пенсиянең тупланма өлешен вакытыннан алда алып булуын аңлатканнар
Яңалыклар

Пенсиянең тупланма өлешен вакытыннан алда алып булуын аңлатканнар

Пенсиянең бу өлешен ир-атлар – 60, хатын-кызлар – 55 яшьтән алырга мөмкин (»Ватаным Татарстан»).

 

Россиядә яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен элекке пенсия яшенә җиткәч алырга мөмкин. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Александр Тимофеев “Прайм” агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Пенсия тупланмасын алу хокукы өчен пенсия коэффициентының (2022 елда – 23,4), иминият стажының (2022 елда – 13 ел) минималь күләменә, шулай ук картлык буенча пенсиягә хокукның махсус стажына ия булу кирәк.
Безнең илдә ир-атлар өчен пенсиягә чыгу яше – әлегә 61,5 яшь (күчеш чоры тәмамлангач – 65 яшь булачак), хатын-кызлар өчен – 56,5 яшь (60 яшь булачак) тәшкил итә. Әмма пенсиянең тупланма өлешен инде 55 һәм 60 яшьтә үк алырга мөмкин.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев