erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген төнлә трактор арбасына бәрелеп өч туган һәлак булган

Татарстанның Кузайкино-Нурлат автомобиль юлында, Киекле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган (»Ватаным Татарстан»).

 

15 сентябрь, төнге беренче яртылар тирәсендә «Лада Приора» авыл хуҗалыгы продукциясен ташучы трактор арбасына бәрелә. 29 яшьлек «Приора» йөртүчесе һәм 25 һәм 17 яшьлек ике энесе урында ук һәлак була. Трактор йөртүчесе зыян күрмәгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе — машина йөртүченең дистанция һәм тизлек режимын сакламавы. Һәлак булучылар саклык каекшларын эләктермәгән булган.

Фаҗига урынына шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов килгән. Тикшерү эшләре бара. Фаҗиганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

2

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре