16 март 2022 яңалыклары
-
Социаль түләү, пенсия, яшәү минимумы һәм бюджет өлкәсендә хезмәт хакы артачак.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Якын арада Россиядә социаль түләү, пенсия, яшәү минимумы һәм бюджет өлкәсендә хезмәт хакы артачак.
-
Татарстанда 25 градуслы салкын көтелә
Иртәгә, 17 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә, бозлавык булуы ихтимал. Бу турыда республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Уҗым басулары ни хәлдә?
Басуларда.
-
Язгы-кыр эшләренә техникаларның әзерлеге тикшерелә
Тиздән язгы-кыр эшләре.
-
Танылган күрәзәче Алсу Газимзяновадан киләчәккә фаразлар
Алсу Газимзянова күпләрне борчый торган сорауларга җавап биреп, фаразлары белән уртаклашты. (Шәһри Казан, Лилия Локманова)
-
Урманнарны арттырырга һәм сакларга кирәк
16 мартта Арча урманчылыгы коллективының 2021 елдагы эш йомгакларына һәм 2022 елдагы бурычларга багышланган җыелыш булды. Анда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
-
Сөенче! Россиядә Инстаграмга алмаш әзерләнә
Россиядә Инстаграмның аналогы – "Россграм" барлыкка киләчәк. Бу хәбәр проектның рәсми сайтында басылган. (Шәһри Казан)
-
Ашны тәмле итеп әзерләүнең берничә сере
Шулпа пешергәндә кәстрүлнең капкачын ябып суны кызу утта кайнатып чыгаралар, ә аннары утны кысып, капкачны ачыбрак куялар.
-
“Ач калабыз дип шау-шу тудырырга кирәкми...”
Соңгы көннәрдә кибеттәге ажиотаж турында шактый яздык, сөйләдек. Коткыга бирелгән халык шикәр белән карабодайны чамасын белмичә ташый да ташый. Ач калабыз дип шау-шу тудырырга кирәкми, шикәр, он запасы җитәрлек. Әле бу атнаның шимбәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшли башлаячак, бәяләр кибетнекеннән кимрәк булачак, дип хәбәр итте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәбаров журналистларга. (Шәһри Казан)
-
Түбәтәй чигү серләренә төшендек
Осталык дәресе оештырылды
-
Белгечләр банк карталары белән алдауның яңа ысулы барлыкка килү турында кисәтә
Ведомство банк карталарын тикшерә торган бердәм рәсми сервис булмавын искәртә.
-
Франциянең «Ашан» һәм «Леруа Мерлен» компанияләре Россиядә эшен дәвам итәчәк
Бөтен ил буенча бу компанияләрдә 160 меңгә якын кеше эшли("Ватаным Татарстан").
-
Акчаны саклап калу өчен нәрсә алу отышлы?
Бу көннәрдә халык арасында янә, акча алмашына икән, әйләнешкә яңа акчалар керә, дефолт көтелә, дигән имеш-мимешләр таралды. Бү сүз, мөгаен, Халыкара валюта фонды башлыгы Кристалина Георгиеваның моңарчы күрелмәгән санкцияләр аркасында Россия дефолты ихтималын бар дигән сүзләреннән соң барлыкка килгәндер. Бу сүзләрдә никадәр хаклык бар, гомумән, дефолт ул нәрсә, халыкка борчылырлык сәбәпләр бармы? ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).