erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ашны тәмле итеп әзерләүнең берничә сере

Шулпа пешергәндә кәстрүлнең капкачын ябып суны кызу утта кайнатып чыгаралар, ә аннары утны кысып, капкачны ачыбрак куялар.

Шулпа соус ясар өчен пешерелсә, аңа тоз салынмый.

Ит шулпасын — пешеп җитәргә 20-30 минут калганда, балыкныкын — кайната башлаганда ук, гөмбәнекен өлгергәндә генә тозлыйлар.
Шулпаның күбеге һәм өресе төпкә утырса, кәстрүлгә салкын су салалар, күбек һәм өре шунда ук өскә калка, аларны җыеп алу җиңелләшә.


Шулпа хуш исле, алтынсу төстә булсын дисәгез, кишерне бөтен көе салмагыз. Аны урталай ярып, я кыргычтан чыгарып, табага май салмыйча гына бераз кыздырып алыгыз. Кабыгы чистартылмаган суганны яхшылап юып, ашка салып кайнатсаң, шулпа гаҗәеп матур, гәрәбә төсенә керә.


Әгәр яшелчәләр салып бәрәңге ашы пешерәсез икән, тозлыларын (кыяр, кузгалак кебекләрне) аш пешеп җиткәндә генә салыгыз, югыйсә, бәрәңгегез каты, тәмсез булыр.


Ашка чи йомырка салырга булсагыз, суынган шулпада туглап алырга кирәк.


Токмачлы аш болганчык булмасын өчен токмачны бер минутка кайнар суга салып алыгыз да иләккә аударып сөзегез, тик шуннан соң гына шулпага салып пешерергә кирәк. Дөгеле ашка карата да шундый ук киңәш бирергә мөмкин: юган дөгене 3-5 минутка кайнап торган суда тотыгыз, аннары, иләк аша сөзгәч кенә, шулпага кушыгыз.


Арпа ярмасыннан пешергән аш ямьсез зәңгәрсу төстә булмасын дисәгез, ярманы өлгереп җиткәнче диярлек аерым пешереп алырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Яшелчә ашы сөт, сөт өсте, катык яки каймак салганда тәмлерәк була.


Токмач, макарон, дөге сөтле ашта начар пешә. Әгәр аларны ашка салыр алдыннан тозлы суда аерым пешереп алсаң, мондый хәл булмый. Сөте көймәсен өчен ашны калын төпле савытта сүрән утта пешерергә кирәк.


Пешкән ашта беркайчан да дәфнә яфрагы калдырмагыз! Ул пешергән чакта әйбәт булса да, соңыннан ашның тәмен боза.


Төйгән сарымсакны ашка пешеп җиткәч кенә салыгыз.


Ашны ут өстеннән алыр алдыннан аңа бераз гына кишер, томат яки кыяр, кәбестә суын (кул астында кайсы була) салып җибәрү аны тагын да тәмләтә.

Чыганак

 http://agryz-rt.ru/news/ashsu-ostalary/ashny-tmle-itep-zerlne-bernich-sere

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X