erid:2VtzquqpS7d
Уҗым басулары ни хәлдә?
Арча яңалыклары

Уҗым басулары ни хәлдә?

Басуларда.

: Бүген 2022 елның 16 март көнне Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан Ак Барс Агрокомплексы хуҗалыгының баш агрономы Мухамадиев Рөстәм Харис улы белән  уҗым басулары каралып чыгылды.

: Борчактан соң чәчелгән, Памят Кунакбаева сортлы көзге арыш басуында кар катламы 60 см кадәр. Җир өстеннән 5 см биеклектә боз катламы хасил булган, тармаклану үзәгендә температура -2,8 градус тәшкил итә. Үсемлекләр кышкы чорга тармаклану фазасында калган. Туң катламы 30-35 см.

Февраль аендагы җылы көннәрдә уҗымнарның тармаклану үзәгендә 0 градуска кадәр күтәрелеп туң катламы кимегән иде, март аендагы салкыннарның кире әйләнеп кайтуы , тармаклану үзәгендә -3 градуска кадәр кимүе  шикәр күләменең саклануына китерде. Бүгенге көндә уҗымнарның торышы  әйбәт дип бәяләнә.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев