16 август 2026 яңалыклары
-
Наласа мәчетендә балалар өчен дини лагерь узды
Июль аенда Арча районының Наласа авылы мәчетендә алты көнлек дини рухи тәрбия курслары оештырылды. Анда Наласа, Арча һәм Казаннан килгән 35 бала катнашты. Балалар дини белем алды, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде, спорт һәм иҗади чараларда катнашты.
-
Казан 2029 елда җәядән ату буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә мөмкин
Казан 2029 елда җәядән ату буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәшәчәк. Россиянең Җәядән ату федерациясе республика башкаласында халыкара турнир уздыру хокукын алырга заявка бирергә планлаштыра.Бу хакта Россиянең Җәядән ату федерациясенең мактаулы президенты Владимир Ешеев «Матч ТВ»га сөйләгән.