erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Наласа мәчетендә балалар өчен дини лагерь узды

Июль аенда Арча районының Наласа авылы мәчетендә алты көнлек дини рухи тәрбия курслары оештырылды. Анда Наласа, Арча һәм Казаннан килгән 35 бала катнашты. Балалар дини белем алды, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнде, спорт һәм иҗади чараларда катнашты.

 

Дәресләрдә намаз һәм әдәп кагыйдәләре өйрәнелде

Аның төп максаты — балаларга дин нигезләрен өйрәтү, рухи-әхлакый тәрбия бирү. Дәресләрдә намаз уку тәртибе, догалар һәм Коръән сүрәләре өйрәнелде.Мәдрәсә дәресләрен Гөлназ Галиуллина һәм Гөлчәчәк Сабирҗанова алып барды. Алар балалар белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, әдәп, чисталык, өлкәннәрне хөрмәт итү һәм кечеләргә мәрхәмәтле булу турында сөйләште.

Наласа мәчетендә оештырылган рухи тәрбия курсларына 35 бала йөрде

Дәресләрдә балалар белән әңгәмәләр үткәрелде, төрле уеннар һәм сәхнәләштерүләр оештырылды. Шулай ук мастер-класслар уздырылды. Гөлназ апа балаларга әдәпнең көндәлек тормыштагы урынын аңлатырга тырышуларын әйтте.

«Әдәп — ул ата-анаңа карата хөрмәт, дустыңа карата ихтирам, өлкәннәргә юл бирү, кечкенәләргә тавыш күтәрмәү, рәхмәт әйтү белү», — дип сөйләде Гөлназ Галиуллина.

Ул шулай ук балаларга ашаганда, өйгә кергәндә һәм чыкканда, хәтта телефон кулланганда да әдәпле булырга кирәклеген аңлатуларын билгеләп үтте.

Балалар өчен дәресләрдән тыш чаралар да оештырылды

Монн тыш кызлар өчен мөселман күлмәкләрен модельләштерү буенча мастер-класс үткәрелде. Малайлар футбол, волейбол һәм башка актив уеннарда катнашты. Һава шарларыннан төрле фигуралар ясау буенча мастер-класс та балаларның кызыксынуын җәлеп итте. Балалар Арчага барып, «Алгарыш» яшьләр үзәге эшчәнлеге белән дә танышты.

 Соңыннан балаларга бүләкләр тапшырылды

Наласа авылы мәчете имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов фикеренчә, мондый чаралар балаларның көндәлек тәртибенә һәм үз-үзләрен тотышына йогынты ясый.«Бу курслар — баланы төзәтү мәктәбе», — диде ул. Хәзрәт сүзләренчә, бирегә йөргән балалар дини белем белән бергә күркәм сыйфатларга да өйрәнә.

Алты көнлек курслар ахырында балаларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Алар монда ясаган кул эшләрен һәм рәсемнәрен әти-әниләренә күрсәтте.Наласа мәчетендә балалар өчен дини рухи тәрбия курсларын киләсе елда да үткәрү планлаштырыла. Рәфинә Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре