erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Казан 2029 елда җәядән ату буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә мөмкин

Казан 2029 елда җәядән ату буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәшәчәк. Россиянең Җәядән ату федерациясе республика башкаласында халыкара турнир уздыру хокукын алырга заявка бирергә планлаштыра.Бу хакта Россиянең Җәядән ату федерациясенең мактаулы президенты Владимир Ешеев «Матч ТВ»га сөйләгән.

 

 

14 августта Бөтендөнья җәядән ату федерациясе (World Archery) Россия спортчыларына карата барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарды. Шуннан соң ил вәкилләре халыкара ярышларда кабат Россия флагы һәм башка милли символлар белән чыгыш ясый ала. Моңа кадәр спортчылар нейтраль статуста катнашты.

Владимир Ешеев сүзләренчә, Россиянең чит илләрдә спорт дөньясында элемтәләре һәм дуслары күп. Алар арасында Россиягә кабат килергә теләүчеләр дә бар.«Россиянең Дөнья кубогы этабында катнашырга теләүчеләр бик күп иде», — дип искә алды Владимир Ешеев.

Җәядән ату буенча дөнья чемпионаты Казанда узарга мөмкин

Хәзер халыкара спорт чикләүләре алынгач, Россиядә эре ярышлар үткәрү мөмкинлеге яңадан барлыкка килде. Россиянең Җәядән ату федерациясе 2029 елгы дөнья чемпионатын Казанда уздыру хокукын алу өчен гариза бирергә ниятли.

Элегрәк гамәлдә булган чикләүләр аркасында федерация турнирны үткәрүгә рәсми гариза бирә алмый иде. Хәзер Казанның 2029 елгы җәядән ату буенча дөнья чемпионатын кабул итү мөмкинлеге карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре