19 февраль 2023 яңалыклары
-
Руслан Кираметдиновның «импортный» концерты: җылы кочак, яңа җырлар, «чәчәгегезне сатам» (Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)
Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 2 көн дәвамында җырчы Руслан Кираметдинов концертлары гөрләде. Артист тамашага «Интертат» хәбәрчесен дә чакырды.
-
Киләсе атнада озын яллар көтелә
Киләсе атнада татарстанлыларны озын ял көннәре көтә.
-
Ярар, ташламам инде мин сине, әмма минем яраткан хатыннарым бар...
Ут чәчеп торган, чибәр, сыгылмалы хәрәкәтле, күз карашыннан ук нур бөркелеп торган сылу гәүдәле хатынга текәлеп карап торганымны үзем дә сизмәгәнмен икән. Фитнес тренажерларында килеш кенә сөйләшеп киткәнебезне сизми дә калганбыз.
-
Татарстанда берничә машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
Бүген иртәнге сәгать алты тирәсендә М7 трассасында, Татарстанның Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылына борылыш янында куркыныч юл һәлакәте булган.
-
Утсыз, газсыз, сусыз һәм җылытылмаган өйдә торучы апалы-сеңелле: “Тимәгез безгә, без шулай өйрәнгән, моннан күчмибез”
Авыл читендә – җимерелеп бетеп, җиргә сеңгән һәм берничә терәү куелган кечкенә йорт. Ул, еллар буе үсеп һәм озын-озын булып кипкән тигәнәк-чәнечкеләр, чүп һәм вак чаган агачлары баскан җирдән күренми дә диярлек. Бу тирәгә юлы төшкән чит кеше биредә инде кеше яшәми дип уйлаячак һәм ул ялгыша... ярым җимерек йортка кар өстендә сизелер сизелмәс кенә сукмак сузылган.
-
«Сәламәт үсентене тукландырмагыз»
Бакчачыларның, иртәрәк утыртсаң, уңышын да иртәрәк җыярсың, дигән фикердә торучылары петуния, сальвия ише вак орлыклы чәчәкләр, помидор, борыч, баклажанның иртә өлгерешле сортлары орлыкларын гыйнвар ахыры – февраль башында ук чәчте инде. Әмма күпчелек халык «бакча эшләре»нә чынлап торып тотыну өчен февральнең озын ялларын көтә. Шуны истә тотып, «Россельхозцентр» оешмасының Татарстан буенча филиалы үсемлекләрне саклау бүлеге әйдәп баручы агрономы Рамзис ШАРАПОВтан бакчачыларга туфрак сайлау, гомумән, үсентеләрне карау-тәрбияләү серләре белән уртаклашуын сорадык.
-
«Һәр елмаю ул – сәдака». Ни өчен сәдака акчасына ризык сатып алырга ярамый?
Сәдака гарәпчәдән тугрылык, эчкерсезлек дип тәрҗемә ителә. Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, чын күңелдән башкарыла торган гамәл бу. Шатлык килсә дә, борчуы булса да, сәдака бирергә тырыша адәм баласы. Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: «Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем», – дип әйтер ди. Ул кемнәргә бирелергә тиеш? Ни өчен сәдака акчасына ризык сатып алырга ярамый?