erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Кираметдиновның «импортный» концерты: җылы кочак, яңа җырлар, «чәчәгегезне сатам» (Интертат », Гөлназ Хәбибуллина)

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында 2 көн дәвамында җырчы Руслан Кираметдинов концертлары гөрләде. Артист тамашага «Интертат» хәбәрчесен дә чакырды.

Үскән, үзгәргән

Узган елгы концертын да караган идем мин Руслан Кираметдиновның, шуңа да, чарасыздан, быелгысын узган елгысы белән чагыштырып утырырга туры килде.

Барлы-юклы 1 ел вакыт узса да, үзгәргән Руслан. Үзе дә «үскән», кесәсе дә бераз «калынайган» булса кирәк. Былтыр сәхнәгә бер экран бастырып куярга да хәле җитмәгән иде аның, концертны, чекерәешеп, ярымкараңгы залдан караган идек. Быел сәхнә бизәлешенә зур итеп «бишле» чәпәргә була. Хәер, Русланның күпчелек тамашачысына сәхнәнең болай ук балкып торуы кирәк тә түгелдер, бәлки. Кираметдиновның моңлы тавышын йотлыгып тыңларга дип киләләр бит алар. Әнә бит – оныгы белән килгән Илүсә апа Туктарова да шулай диде. «Русланны үлеп яратам. Минем дә, иремнең дә телефонында аның «Ак карларны ерып барам» җыры тора. Тик бу сәхнә утлары бигрәк якты, игътибарны читкә юнәлтә», – дип турыга ярды ул.

Экран уртасына, зур итеп, инглиз хәрефләре белән «RK» дип язып куйганнар. Руслан Кираметдинов дигән сүз инде бу. «Оригинально» дип үз бәясен бирде артымда утыручы күзлекле ханым. Юк инде, апа, нәрсә-нәрсә, тик менә бу хәрефләр  «оригинально» түгел. Хәрефле эмблеманы ИБ (Илсөя Бәдретдинова) «бандасы»нда да, Ришат Төхвәтуллин концертында да, тагын әллә кемнәрнең тамашаларында күргән бар, кирәк чакта искә генә төшми аптырата.

Концертның беренче мизгелләреннән үк башка бер уй килде. Руслан Кираметдинов янәшәсендә үзенә терәк булырдай, иҗатында замана таләпләренә туры китереп юнәлеш бирердәй кеше барлыкка килгәнгә охшаган. Ул  эшли, күренеп тора – Русланны 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

кат-кат басым ясаган иде. Ничектер халыкта жәлләтү хисе уятырга тырышкан бала кыяфәтендә булды ул. Хәзер Русланның сәхнә киемнәре генә үзгәреп калмаган, эчке ныклыгы барлыкка килгән, диимме соң. Мескенләнмәде ул быел, үзен матур тотты. Авыр вакытларында ярдәменнән ташламаган әти-әнисенә, туганнарына һәм үзе белән калган тамашачысына рәхмәт әйтте. «Мин сине онытмам» җырын да: «Кемгә дә булса багышлап җырлый, дип уйламагыз, дуслар, җыр ошаганга башкарам», – диде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinovnyn-importnyi-koncerty-yly-kocak-yana-yrlar-cacagegezne-satam-5857734

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре