erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 650дән артык студент авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән

Республика студентлар отрядлары вәкилләре агросәнәгать тармагында тәҗрибә туплый, ә йөзләгән яшь кеше авыл хуҗалыгы белгечлекләрен үзләштерә. Яшьләрне туган районнарындагы предприятиеләргә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә.

 

Быел Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә студентлар отрядларыннан 650дән артык кеше хезмәт куйган. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне алдыннан яшьләрнең әлеге юнәлештәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганнар.

Студентларның 73 проценты — республика районнарында туып-үскән яшьләр. Аларны мөмкин кадәр туган якларындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә җибәрергә тырышалар. Бу яшь белгечләрнең районнарда калуына, җитештерү тармагында тәҗрибә туплавына һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешләрен кертүенә ярдәм итә.

Моннан тыш, 700дән артык студент авыл хуҗалыгына бәйле 17 белгечлек буенча өстәмә эшче һөнәрен бушлай үзләштерә. Мондый мөмкинлек яшьләргә һөнәри күнекмәләр алырга, хезмәт базарында үз урыннарын табарга һәм киләчәкләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләргә юл ача.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев