erid:2VtzquqpS7d
Яңа Кенәрдән Дания Шадалиева 55 килограммлы кабак үстергән
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдән Дания Шадалиева 55 килограммлы кабак үстергән

Яңа Кенәрдән Дания Шадалиева зур-зур яшелчәләр үстерә

Арча районының Яңа Кенәр авылында яшәүче Дания Шадалиева бакчасында гаҗәеп зур яшелчәләр үстерә. Аның уңышлары арасында 55 килограммлы кабак, 37 килограммлы ташкабак һәм 17 килограммлы карбыз да бар.

Пенсиядәге Дания Шадалиева бакчасында кабак, карбыз, ташкабак, суган, помидор һәм көнбагыш үстерә.

Быелгы уңышлары аеруча игътибарга лаек. Дания ханым үстергән кабакның авырлыгы – 55 килограмм, ташкабакныкы – 37 килограмм, ә карбызныкы 17 килограмм тәшкил итә. Суганның авырлыгы 746 граммга, помидорныкы бер килограммга җиткән.

Көнбагышы да зурлыгы белән аерылып тора: кәрзиненең диаметры 129 сантиметр, ә биеклеге 3 метр 40 сантиметр тәшкил итә.


Нет комментариев