erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

«Возрождение» агрофирмасы — «Алтын көз» күргәзмәсе җиңүчесе

Арча районының «Возрождение» агрофирмасы Мәскәүдә узган «Алтын көз» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә алтын медальгә лаек булды. Предприятиенең берне бозаулаган сыерлары югары бәяләнде.

 

Мәскәүдә узган илнең төп аграр форумында Татарстанның терлекчелек тармагындагы казанышлары тагын бер кат танылды. Арча районының «Возрождение» агрофирмасы берне бозаулаган сыерлар белән уңышлы чыгыш ясап, күргәзмәнең алтын медален яулады.

Бу бүләк — хуҗалыкта нәселле терлекчелекне үстерүгә юнәлдерелгән эзлекле эшнең нәтиҗәсе. Терлекләрне сайлап үрчетү, аларны карау һәм продуктивлыгын арттыру юнәлешендә хезмәт куючы белгечләрнең, зоотехник-селекционерларның һәм савымчыларның уртак тырышлыгы югары бәяләнде.

«Возрождение» агрофирмасының казанышы — Арча районы өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә әһәмиятле вакыйга. Алтын медаль авыл хуҗалыгында тәҗрибә, һөнәри осталык һәм сыйфатка игътибарның мөһимлеген күрсәтә.

Агрофирма коллективын лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Алга таба да яңа уңышлар, мул сөт җитештерү күрсәткечләре һәм нәселле терлекчелекне үстерүдә зур казанышлар телибез!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев