Матур чара.
Хезмәт шәп!
Труд крут
Әнә шундый сүзләр язып куелган яңа ачылган "СО.Здание" иҗат һәм хезмәт бүлмәсенә. Арча педагогия көллиятендә бер көндә берничә әһәмиятле чара булды. Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновка истәлек тактасы ачылды. Без бу турыда яздык инде. Ул көнне тагын әһәмиятле чара - көллияттә студентлар отрядларының "СО.Здание" мультиформат мәйданы ачылды. Иҗат, хезмәт мәйданы.
Бу кызыклы чарада район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Казаннан республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Василий Ислаев кайтты. Студентлар вожатыйлар, оештыручылар булып эшләгән лагерьларның флагларын, плакатларын тотып, футболкаларын киеп, тере коридор хасил итеп, кунакларны сәламләделәр.
Менә, ниһаять, "СО.Здание" мультиформат мәйданын ачу минутлары килеп җитте. Кайнар алкышлар астында көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ТРның студентлар отрядлары үзәге җитәкчесе Василий Ислаев бергәләп ал тасманы кистеләр.
Студентларга иҗат уңышлары телибез! Алга! Бары тик алга!
Нет комментариев