19 апрель 2022 яңалыклары
-
Бу ирләргә ни җитми?
Без гаиләдә өч бала тәрбияләндек: апа, абый, иң төпчеге – мин. Казаннан ерак түгел генә урнашкан район үзәгендә үз йортыбызда яшәдек. Әти дә, әни дә тормыш тоткасына ябышып яшәүчеләр иде: хөкүмәт эшен дә алып бару белән беррәттән, хуҗалыкта да җиң сызганып эшләделәр ("Сөембикә", Фагыйлә Шакирова).
-
Айга, әллә бер көнгә? Кибетләрдә азык-төлек, көнкүреш техникасы арзаная башлаган
Бәяләр төшә! Яңа атна әнә шундый яңалыктан башланды. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә кибетләрдә кайбер төр продуктлар, көнкүреш техникасы очсызланган. ("Ватаным Татарстан")
-
Зөлфирә Шәйдуллина: "Кайвакыт Алмазны бөтенләй аңламыйм"
Татар эстрадасының танылган артисты Зөлфирә Шәйдуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).
-
Айванда авылның хөрмәтле кешесе Тәвилә апа Кәримуллинаны соңгы юлга озаттылар (ВИДЕО)
Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Фотода Тәвилә апа Кәримуллина балалары, оныклары, туганнары белән.
-
Арчаның 1нче мәктәбендә Валентин Ежковның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларга старт бирелде
Арчаның 1нче мәктәбендә Советлар Союзы Герое Валентин Ежковның 100 яшьлек юбилеена багышланган чараларны ачуга багышланган линейка узды
-
Арча кызы Артекта Татарстан данын яклый
“Нур” телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова “Россиянең яшь медиалидерлары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре – яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиа форумда Татарстан данын яклый.
-
Буыннар чылбырын барлаучы
Районыбыз үзенең тирән белемле, оста куллы һәм милли җанлы шәхесләре белән электән дан тоткан. Матур тарихлы Арча районының бүгенгесе дә горурланырлык. Туган як, төп нигез, аның тарихын булдыручы буын дип җан атып яшәүчеләр бихисап.
-
Арчада Бердәм гамәлләр көненә кушылдылар
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.
-
1 майдан 8-16 яшьлек балаларга яңа пособие алу өчен гаризалар кабул итү башлана
Россия Президенты Владимир Путин 8-16 яшьлек балаларга айлык яңа пособие турында указга кул куйды. Түләү 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ә инде 1 майдан шушы айлык пособиегә гаризалар кабул итү башлана. Акча берьюлы ике ай – апрель һәм май өчен биреләчәк. Шунысы да бар: апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.
-
Суган үстерү серләре
Базарда чемчек суган сата башлаганнар. Бәяләрен белешкәч, чәчләрем үрә торды. Килосы итнеке белән бер икән – 350-400 сум. Кыш чыккан арада бәясе ни өчен өч мәртәбә арткан соң?
-
Ток сугудан 20 яшьлек егет һәлак булган
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Казанда Х.Такташ урамындагы төзелеш мәйданчыгында болгарка белән монтаж эшләре башкарган 20 яшьлек эшчене ток суккан. Алынган җәрәхәтләрдән егет фаҗига урынында вафат була.
-
Бәрәңге боламыгы тәмле булсын өчен киңәшләр
Дөрес бәрәңге сайларга кирәк. Аның өчен яхшы пешә торган крахмалга бай сортын сайлагыз. Ул күбесенчә ак бәрәңгедә була. Кызыл бәрәңгедә крахмал азрак, ул кыздыру өчен яхшы. Сары бәрәңге ярып пешергәндә отышлы, чөнки ул формасын саклый һәм катырак була.
-
Эльвира Фазлыева: "Узган тормышка кире кайту мөмкин түгел"
15 апрель көнне җырчы һәм телевидение алып баручысы Эльвира Фазлыеваның кызы вафатына ике ел булды. Хәтерләсәгез, 5 яшьлек Аида өстенә агач төшү аркасында һәлак булды.
-
Айга, әллә бер көнгә? Кибетләрдә азык-төлек, көнкүреш техникасы арзаная башлаган
Бәяләр төшә! Яңа атна әнә шундый яңалыктан башланды. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бер атна эчендә кибетләрдә кайбер төр продуктлар, көнкүреш техникасы очсызланган. Моннан тыш илдә яңа һәм тотылган машина бәяләрендә дә үзгәреш сизелә башлаган. Вакытлы күренешме бу? Алга таба бәяләрдән ни көтәргә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде. ("Ватаным Татарстан", Динә Гыйләҗева)