erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Айванда авылның хөрмәтле кешесе Тәвилә апа Кәримуллинаны соңгы юлга озаттылар (ВИДЕО)

Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Фотода Тәвилә апа Кәримуллина балалары, оныклары, туганнары белән.

Быел гыйнварда 92 яшь тулды.Әле кайчан гына район башлыгы Илшат Нуриев 90 яшьлеге белән котлаган иде. Балалар, туганнар җыелышып әниләрен, дәү әниләрен котладылар. Авырту, сырхауларсыз бергә-бергә яшәсәк иде әле, дип теләделәр.

Менә аерылышыр көн дә килеп җитте... Бүген иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә өзелгән. Туганнар, авылдашлар авылның ак әбисе, абыстае Тәвилә апаны озатырга килгән... Район хакимиятеннән, район иҗтимагый советыннын, район ветераннар советыннан, район мәгариф учреждениесеннән, Арчаның 7нче мәктәбеннән ветеранны озатырга, мәрхүмәнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга килделәр.

Тәвилә апа 1930 елның гыйнварында Колачы авылында күп балалы гаиләдә туган. Яшүсмер еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Айванга Мидхәт исемле егеткә кияүгә чыккач, гомере буе терлекчелектә эшли. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Альмира Гатауллина Арчаның 7нче мәктәбендә директор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хәзерге көндә район хатын-кызлар советын җитәкли. Икенчесе -- улы Илшат мәктәптә эшли, авылда муллалык вазыйфаларын башкара. Кечесе Илфира район поликлиникасында шәфкать туташы. Өчесе дә туган авылда бер урамда гомер кичерәләр. Төп йортта улы Илшат гаиләсе белән яшәгән бәхетле ана әле бер кызына, әле икенчесенә хәл белергә керер иде. Кызлары да кереп-чыгып йөрделәр. Олы кызы Альмираның ире Рәис вафат булгач, төн кунарга иптәшкә барып йөрде һәм шунда торып калды. 

Тәвилә апа авылның абыстае иде. Коръән ашларында догалар укыды, мәетләр юды, мәрхүмнәрне догалар белән соңгы юлга озатты. 2004 елда безнең әни (Әлфия Саттарова) вафат булып, хастаханәдән алып кайткач, иң беренче булып йөгерә-атлый, рәхмәт яугыры, Тәвилә апа килеп җитте. Әле машинадан төшерә генә идек. Сүзебез дога булып барып ирешсен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авыл халкы ярата иде үзен. Тыйнак, күп сөйләшмәс -- шундый иде ул Тәвилә апа. Ни кызганыч, гомерен ир канаты астында үткәрә алмады. Мидхәт абый вакытсыз вафат булды.

Авылның өлкән буыны аз калып бара. Бернишләр хәлең юк, адәм баласы җир йөзенә китәргә килгән. Авыл мулласы булып торган улы Илшат, мәрхүмәне ишегалдына алып чыккач, озатырга килүчеләргә рәхмәт әйтеп, бик дулкынланып сөйләде. Күз яшьләренә буылып, әни, әни бит ул, диде...

Тәвилә апа авыр туфрагың җиңел булсын, җәннәт түрләре насыйп булсын үзеңә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X