erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кызы Артекта Татарстан данын яклый

“Нур” телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова “Россиянең яшь медиалидерлары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре – яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиа форумда Татарстан данын яклый.

Артекта “Россиянең яшь медиалидерлары” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре – яшь журналистлар өчен VII Халыкара медиафорум ачылды. Ул 9 апрелҗдән 29 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Медиафорум береенче тапкыр “Янтарный” лагерында уза. Анда Яшь журналистлар лигасы бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап алган илебезнең 36 төбәгеннән 170 яшь журналист һәм 12 медиаәйдаман катнаша. Форумда якташыбыз, “Нур” телестудиясе журналисты Айгөл Фәттахова Татарстан Республикасы данын яклый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Форумда катнашу өчен башта “Яшь медиалидерлар” Бөтенроссия журналистика бәйгесендә җиңәргә кирәк иде. Телестудиядән “Яшь талантлар” номинациясенә Айгөлнең “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыккан “Дустым Айбулат” мәкаләсен һәм Адилә Галимҗанова турында төшерелгән “Йолдызлы кунак” телесюжетын җибәргән булганнар. Әлеге телесюжет “ЮниорСкиллс” бәйгесендә дә җиңү яулый. Айгөлнең эшләре 1 дәрәҗә дипломга лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X